14 нче февраль - татар халкының бөек мәгърифәтчесе, энциклопедист-галим, филолог,тарихчы, этнограф Каюм Насыриның туган көне.
Шул уңайдан Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтында галимнең филологик эшчәнлегенә багышланган ачык лекция булды. Лекцияне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова укыды. Чыгышта төп урынны Каюм Насыриның тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге, аерым алганда, филология өлкәсендәге хезмәтләре алып торды.
Каюм Насыйри 40 еллык эшчәнлеге барышында 60 тан артык хезмәт язган. Алар арасында табигать өлкәсенә караган «Буш вакыт» (1860), ботаника һәм халык медицинасына багышланган «Гөлзар вә чәмәнзар» (1894), анатомия һәм гигиенага кагылышлы «Мәнафигел-әгъза вә кануне сиххәт» (1894), физика металл эшкәртү юнәлешендә «Сәнаигы гольфания» (1900), математика һәм геометрия китаплары «Хисаплык» (1873); «Гыйльме һәндәсә» (1895) һ.б. бар.
Профессор үз чыгышында төп игътибарны галимне тел белеме өлкәсенә караган хезмәтләренә юнәлтте. Каюм Насыйриның «Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах» (1860), « Татарча-русча лөгать китабы» (1878). «Телемездә истигъмаль кыйлына торган бәгъзе фарсы сүзләре» (1883), «Нәмунә яки әнмүзәҗ. Рус теленең уку кагыйдәләре вә дәхи сарыф вә нәхү кагыйдәләрен мөштәмил бер рисаләдер» (1881), «Рус хөрүф һиҗасы үзә мөрәттәб лөгать китабы» (1892), «Лөгать китабы» (1892). «Әнмүзәҗ» «Лисанымызның сарыф вә нәхү кагыйдәләре» (1895) «Ләһҗәи татари (1895) кебек татар галимнәренә генә түгел, бөтен төрки дөньяга танылган хезмәтләренә әтрафлы анализ бирде.
Лекция барышында Каюм Насыйри төзегән сүзлекләргә дә анализ ясалды. Аларның максатлары һәм бурычлары аңлатылды. К. Насыйриның «Татарча-русча лөгать китабы» 1859 нчы елда ук төзелә башлый. Ләкин басылып чыгуы ни өчендер соңарган. Бу сүзлекнең дөнья күрүендә китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче Фәтхулла Хәмидулла улы Амашевның ярдәме зур була. Китап 1878 нче елда басылып чыга. Сүзлек, иң беренче чиратта, ике максатны күз уңында тота: ул татарларга рус теле, русларга татар телен өйрәтүдә куллану өчен әҺәмиятле гамәли кулланма хезмәтен үти. Күләме – 120 бит һәм ул үз эченә 2923 сүз ала. «Татарча-русча лөгать»нең керешендә К. Насыйри татар Һәм рус телләре фонетикасы турында кыскача мәгълүмат бирә. Кереш өлештә «Рус азбукасында хәрәкәткә йөри торган хәрефләр», «Слоглар», «Ударение бәянында» дигән бүлекләр булу шул турыда сөйли.
К. Насыйриның 1892 нче елда дөнья күргән русча-татарча сүзлеге XIX гасырның икенче яртысында төзелгән сүзлекләр арасында аеруча күренекле лексикографик хезмәтләрдән санала. Сүзлекнең тулы атамасы – «Полный русско-татарский словарь с дополнением из иностранных слов, употребляемых в русском языке как термины». Ул 264 биттән гыйбарәт.
К. Насыйри бу сүзлекне турыдан-туры татарларга рус теле өйрәтү өчен белешмәлек, кулланма итеп төзегән. «Русча өйрәнүчеләргә бераз нәсыйхәт» исемле кереш сүзендә автор бу хезмәтенең 35 еллык эш тәҗрибәсе икәнлеген әйтә, «бу вакытка кадәр бездә тел өйрәнү юк иде», – ди. Рус телен өйрәнүгә карата киңәшләр бирә, дүрт таләпне шарт итеп куя: 1. Аерым сүзләрне белү. Аларны, җиләк җыйганда, үзең дә сизмәстән, чиләк тутырган шикелле, әкрен-әкрен үзләштерү. 2. Авазларның әйтелешен белү. 3. Өйрәнелә торган телнең морфология һәм синтаксисын белү. 4. Рус префиксларының үзенчәлекләрен исәпкә алу. «Телне конвертларда адрес язу өчен генә өйрәнергә ярамый, чөнки мондый максаттан чыгып өйрәнүчеләр бервакытта да теләкләренә ирешә алмыйлар», – ди К. Насыйри һәм телне өйрәнүнең чагыштырма метод базасына корылган булырга тиешлеген дә әйтеп уза. Автор тарафыннан бирелгән бу тәкъдим-киңәшләр бүгенге көн өчен дә актуаль яңгырый.
Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге булып саналган «Ләһҗаи татари» – татар лексикографиясенең нигез ташларын тәшкил иткән хезмәтләрнең берсе. Бу хезмәт басылып чыккач, фәнни җәмәгатьчелектә уңый фикерләр уята. Ләкин шул ук вакытта аның 1878 елда Төркиядә Әхмәт Вәфик паша тарафыннан әзерләп бастырылган «Ләһҗаи османи» белән аваздаш булуын искәртәләр. Бу хакта «Деятель» журналында Н.Ф.Катанов яза. Шулай ук, танылган тюрколог П. М. Мелиоранский да «Ләһҗаи татари» сүзлеген төзегәндә Каюм Насыйриның «Ләһҗаи османи» га таянганлыгын ассызыклый.
Лекция офлайн һәм онлайн форматта булды. Аудиториядә профессорны Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәкариф югары мәктәбе укытучылары, студентлары, магистрантлары, ә онлайн Каюм Насыри институтының чит илләрдә (Казахстан, Кыргызстан) һәм Россиянең төрле шәһәрләрендәге (Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Уфа, Ульяновск, Чебоксар, Екатеринбург, Тобол, Самара) үзәкләрдә дә тыңладылар. Лекциядән соң сорауларга җаваплар бирелде, төрле фикерләр әйтелде.
Каюм Насыйриның мирасы гасыр буе өйрәнелсә дә, тулысынча тишерелеп бетмәгән. Аның хезмәтләре бүгенге көн, замана фәне белән аваздаш. Шуды күрә яшь буын өчен дә бу бай мирасны өйрәнү мөмкинлек гаять зур.