12 нче марттан 20 мартка кадәр «Уникс» концертлар залын, бар студент зарыгып көткән , "Студентлар язы" фестивале гөрләтәчәк. Әлеге масштаблы чара кысаларында иң актив студентлар үз сәләтләрен күрсәтеп, көч сынашачак!
Ел саен үткәрелә торган әлеге фестивальдә барысы – 17 институт командасы һәм Юридик факультет вәкилләре катнашачак. Алар конкурс программасында үз осталыкларын, сәләтен һәм креативлыкларын күрсәтәчәк. Ләкин башка еллардан аерылмалы буларак бу елны фестивальдә «Журналистика» юнәлеше аерым бәяләнәчәк - моңа оештыручылар аеруча басым ясый. Студентлар башка институтларның чыгышлары хакында уй-фикерләрен җиткереп, мәкаләләр иҗат итәргә тиеш булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк - 2018 ел Казан Идел буе федераль университетында бөек язучы - Лев Николай улы Толстой елы дип игълан ителде. Шуңа күрә фестиваль кысаларында һәр команда әлеге тематикада 1-2 иҗади чыгыш тәкъдим итәргә тиеш.
Билгеле, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бу яктан икеләтә әзерләнә! Ике генә түгел, ә күбрәк чыгышлар да булачак, дип белдерде студентларыбыз.
Ә инде синең ул чыгышларны күрәсең, безнең белән күңел ачасың, үз институтың өчен җан атасың килә икән - кил!
Очрашу урыны: УНИКС
ВАКЫТЫ: 19:00