12 марта 2018
Иртәгә - БЕЗ!

12 нче марттан 20 мартка кадәр  «Уникс» концертлар залын,  бар студент зарыгып көткән , "Студентлар язы" фестивале гөрләтәчәк. Әлеге масштаблы чара кысаларында иң актив студентлар үз сәләтләрен күрсәтеп, көч сынашачак! 

Ел саен үткәрелә торган әлеге фестивальдә барысы – 17 институт командасы  һәм Юридик факультет вәкилләре катнашачак. Алар конкурс программасында үз  осталыкларын, сәләтен һәм креативлыкларын күрсәтәчәк.  Ләкин башка еллардан аерылмалы буларак бу елны фестивальдә  «Журналистика» юнәлеше аерым бәяләнәчәк - моңа оештыручылар аеруча басым ясый. Студентлар башка институтларның чыгышлары хакында уй-фикерләрен җиткереп, мәкаләләр иҗат итәргә тиеш булачак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк - 2018 ел Казан Идел буе федераль университетында бөек язучы - Лев Николай улы Толстой елы дип игълан ителде. Шуңа күрә фестиваль кысаларында һәр команда әлеге тематикада 1-2 иҗади чыгыш тәкъдим итәргә тиеш. 

Билгеле, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бу яктан икеләтә әзерләнә! Ике генә түгел, ә күбрәк чыгышлар да булачак,  дип белдерде студентларыбыз. 

Ә инде синең ул чыгышларны күрәсең, безнең белән күңел ачасың, үз институтың өчен җан атасың килә икән - кил! 

Очрашу урыны: УНИКС 

ВАКЫТЫ: 19:00

Источник информации: Лиана Марданова
Планируемая дата события: 13.03.2018