КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы уку-укыту процессы белән бергә төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр оештыру эшендә дә актив катнаша. Киләсе уку елында – 25-26 октябрьдә кафедрада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Идел буе халыклары әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре” дигән конференция уздыру планлаштырыла. Конференция эшендә Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий-Эль галимнәренең дә катнашуы көтелә. Хөрмәтле коллегаларыбызны әлеге конференциядә катнашырга чакырабыз. Гаризалар һәм мәкаләләр 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы