2 март көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәк кысаларында студентлар филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Галиуллина Гөлшат Рәис кызы белән очрашуда булдылар.
Һәр елның 21 нче февралендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оеша. Халыкара туган тел көненең килеп чыгышы тарихына күз салсак, 1952 елның 21 февраленә әйләнеп кайтырбыз.
Хәзерге Бангладеш башкаласы, ягъни Даккада полиция пуляларыннан Бенгалиның туган телен яклап, демонстрациядә катнашучы студентлар һәлак була. Протестчылар Бенгалиның телен дәүләт телләренең берсе дип тануны таләп итеп көрәшергә чыккан булалар.
21 февральдә дөньяда бәйрәм итүгә багышланган чаралар арасында укыту семинарлары, төрле телләрне укыту буенча аудио һәм визуаль материаллар күргәзмәләре, туган телдә шигърият кичәләре, әдәби фестивальләр, түгәрәк өстәлләр, туган тел өчен көрәшүче шагыйрьләрне хөрмәтләү уздырыла. Безнең студентлар исә, Халыкара туган тел көненә багышланган кичә кысаларында лексикология, ономастика, лингвокультурология, сөйләм теле өлкәләрендә белгеч булган Гөлшат Рәис кызының «Хәзерге татар теленең лексик системасында үзгәрешләр» дигән темага багышланган лекциясен тыңладылар.
Галимә телне саклау, чистарту мәсьәләләрен күтәрде. Сөйләм теле – көндә аралаша торган сөйләм. Ул нормага буйсынмый торган милли телнең бер формасы.
Бүгенге көндә иң аяныч хәлдә пунктуацион норма тора. Бу фактор аеруча социаль челтәрләрдә язышканда чагылыш таба. Анда пунктуацион кагыйдәләр юк дәрәҗәсендә кала, сүзләрне кыскарту, яисә экономия принцибы хуплана. Әмма болай булырга тиеш түгел.
Лексик системаның сыйфат ягыннан үзгәреше алынмалар кулланудан гыйбарәт. Дин таралу белән татар телендә гарәп-фарсы алынмалары саны артты. Гомумән алганда, татар телендә алынмалар шактый, әмма алар өчен фильтрация юк. Моның белән көрәшергә, үзебезгә татар телендә сүзләр уйлап табарга кирәк. Очрашуда студентларга селфи сүзенә татарча сүз уйлап табарга тәкъдим ителде. Яшьләр бу эшкә бик теләп тотындылар. Селфи сүзенә төрле тәрҗемәләр табылды: «үзмә», «үзсурәт», «үзмәк» һ.б. Әмма шуны истә тотарга кирәк – яңа сүз әдәби нормага туры килсен. Ә сүзнең кулланылышы халыктан чыгарга тиеш, димәк, аларның кулланылышы бездән тора.
Без – билингваллар, ике телдә фикер йөртәбез. Бүген күп кеше сөйләмдә рус сүзләрен кулланып сөйли. Бу күренеш моңарчы да булган. Элек бу престиж күрсәткече булган. Хәзер яшьләр «нигә рус сүзләрен кулланып сөйлисең?», дигән сорауга «мин аны сизмим дә» яисә «шулай гадәтләнгән», диләр. Ә тел очрагында гадәт нәрсә соң ул? Кайчандыр рус сүзләрен куллану гамәлгә кертелгән, җәмгыять моны кабул иткән һәм ул нормага әверелгән.
Без – XXI гасыр балалары, үз туган телебезне сакларга, үз туган телебездә аралашырга тиеш. Туган тел барлык кешеләрнең дә беренче сулышыннан үз шәхесләрен төзи торган нигез. Ул үзеңне, үз тарихыңны, мәдәниятеңне хөрмәт итәргә өйрәтүче ысул.
Туган тел – буыннарның үзаңы һәм бәйләнеше. Ул этнос тарихы белән тыгыз бәйләнгән, бердәмлекне тәэмин итә, аның оригинальлегенең нигезенә әверелә аны йөртүчеләр арасында өзелмәс бәйләнеш булдыра һәм халык өчен нигез булып хезмәт итә.
Мәгълүматны 1 курс студенты Ләйлә Мифтәхетдинова, түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.