Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясенең академигы, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыповның 85 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Кичәгә академикның шәкертләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.
Казан федераль университеты президенты, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Минзарипов Рүзәл Йосыповны котлап, аның республикабыз, илебез өчен тирән белемле кадрлар әзерләүдәге ролен билгеләп үтте:
– Казан федераль университетының студентлары, мөгаллимнәре исеменнән чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез бүгенге көндә зур үрләргә ирештегез: Сез – филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Казан федераль университетының профессор-консультанты. Бу дәрәҗәле исемнәр Сезнең нәтиҗәле эшләвегезнең казанышы. Сез республикабыз, илебез өчен тирән белемле кадрлар әзерләдегез. Сәламәтлек, озын гомер телим. Казан университетында озак еллар бергәләп эшләрбез дип өметләнәм, - диде.
Ул Рүзәл Йосыповка Казан федераль университетының “күпьеллык намуслы фәнни агарту эшчәнлеге һәм яшь белгечләрне әзерләү эшендә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасын тапшырды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов Рүзәл Йосыповның күпчелек кунакларның укытучысы булганын ассызыклады:
– Рүзәл Абдуллаҗановичның дәресләренә без бик теләп, бик яратып йөрдек, күп белем тупладык. Без укыган елларда ул ректор вазыйфасын башкарды. Мин аның дәрескә соңга калганын хәтерләмим. Дәрес тәмамланырга берничә минут кала ул безнең белән аралашып ала иде: тулай торакта яшәү, уку-укыту процессында сораулар юкмы, алга таба планнар һ.б. турында сорашып, кайгыртып тора иде. Ул безнең проблемалар белән кызыксынып торды. Студентлар, укытучыларның проблемаларын Рүзәл Абдуллаҗановичның бер дә кире какмады. Ул һәрвакытта мәсьәләләрне хәл итү юлын таба, ярдәм итәргә тырыша иде.
Бүгенге көндә Рүзәл Йосыпов аспирантларыбыз, галимнәребез белән тыгыз элемтәдә тора. Еш кына без аның белән кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклау булганда киңәшләшәбез. Киләчәктә дә коллективыбыз белән эшләргә насыйп булсын”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, техник фәннәре докторы Рифкать Миңнеханов Рүзәл Йосыповны академиклар арасыннан иң үрнәк шәхес буларак бәяләде.
– Тормыш юлында һәр кеше үзенең эзен, өлешен калдыра. Рүзәл Абдуллаҗанович күп еллар татар теле мөгаллимнәрен, укытучыларын әзерләде. Бүгенге көндә фән цифрлаштырусыз алга бара алмый. Гуманитар һәм техник өлкәләрне берләштереп алып барырга кирәк, шуның өчен 4-5 елдан соң нәтиҗә ясаганда Сезгә дә рәхмәт әйтербез. Чөнки хәзер Татарстан Фәннәр академиясен яңадан форматлаштыру бурычы тора”, - диде ул.
– Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре исеменнән олуг, күркәм юбилеегыз белән тәбриклим. Минем тормыш юлымда һәм профессиональ эшчәнлегемдә Сезнең ролегез әһәмиятле булды. Беренчедән, мин Рүзәл Абдуллаҗанович җитәкләгән Казан дәүләт педагогика институтында укыдым. Аспирантурада докторлык диссертациясен яклаганда оппонент булдыгыз. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында диссертация советы эшли, мин анда гыйльми сәркатип булганда йөзгә якын диссертация якладылар. Аларның уңышлы яклавында Сезнең дә өлешегез зур булды. Исәнлек-иминлек телибез, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын., - диде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Рүзәл Йосыпов – тел белемен яңа баскычка күтәргән олпат галим һәм абруйлы остаз.
– Сезнең иртәнге сәгатьтә студентларны каршы алуыгыз, һәр бина саен йөреп чыгуыгыз, һәр студентның тормышын, хәл-әһвәлен белергә тырышуыгыз хәзерге җитәкчеләргә дә үрнәк булсын иде. Шәкертләрегез Татарстанның милли мәгариф системасында һәм фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт итә. Халкыбызның хөрмәте, мәхәббәте Сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, яшәү дәрте өстәп торсын, - диде ул һәм Рүзәл Йосыповны телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен күкрәк билгесе, Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
– Белем алу – энә белән кое казу, диләр. Белемнең нигезен Рүзәл Йосыпов кебек мөгаллимнәребез булдырган. Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә рәхмәт белдерә, - диде ул һәм Рәхмәт хатын тапшырды.
– Рүзәл Йосыпов Арча районы Кышкар авылыннан. Барыбыз да аның белән горурланабыз. Кышкар бик борынгы, мәдрәсәле, үзенең зыялылары белән элек-электән дан тоткан төбәк. Рүзәл абыйның әтисе Габдуллаҗан агай Кышкар мәчете мөәзине Йосыфҗан улы булган. Сез – районыбыз, республика горурлыгы булган мөхтәрәм шәхес. Тырышлыгыгыз, тынгысыз булуыгыз белән зур уңышларга ирештегез. Үз эшегезне җиренә җиткереп, һәркем сокланырлык итеп башкарасыз. Диләрә ханым белән саулык-сәламәтлектә, үрнәк гаилә булып, матур итеп яшәргә язсын, - диде Арча муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов. Ул Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлау сүзләрен яңгыратты.
Юбилярны кичә дәвамында аның шәкертләре, хезмәттәшләре, якыннары котлады. Институтның “Бәйрәм” ансамбле һәм “Яшьлек” бию коллективы чыгыш ясады. Кичәне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов алып барды. Галимнең тормышы, эшчәнлеге турында үз чыгышында татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина сөйләде.
– Мөмкин булганча, тыйнак булырга тырыштым. Тормыш юлым мәгънәле, күп кешеләр өчен гыйбрәтле, вакыйгаларга бай. Кешедә тырышлык, максат, ният куеп яшәү, рух көче, үҗәтлек сыйфатлары булырга тиеш. Җәмгыятькә файдалы, игелекле эшләр эшләргә максат куярга кирәк. Һәм мин шундый максат куйдым да. Әти-әнием дә тырышып эшләргә өйрәтте. Акыл һәм физик хезмәткә өйрәнергә кирәк, хезмәт үзе тәрбияли! Мондый уңышлар өчен коллективның да әйбәт булуы кирәк. Бу уку йорты коллективы миңа бик якын. Эштән курыкмаска кирәк, эш кешене яшәтә! Зурлаганыгыз өчен рәхмәт! - диде Рүзәл Йосыпов кичәдә.
Хөрмәтле Рүзәл Абдуллаҗанович! Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, якты көннәр, якты уйлар һәм күңел күтәренкелеге телибез! Күңелегез һәрвакыт яшь булып калсын!
Источник информации: татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов һәм Зилә Мөбәрәкшина.