Марсель Хәернас улы Бакиров,
Казан федераль университеты,
Россия, 420021, Казан, Татарстан ур., 2 нче йорт,
mileusсha@mail.ru
Кытай, Византия чыганакларын системалы анализлау, фактик материалларны тарихи-чагыштыру юлы белән өйрәнү нигезендә мәкаләдә төрки кабиләләр һәм халыкларда матур сөйләү сәнгатенең бик борынгы заманнарда ук формалашуы һәм кулланылуы ачыклана һәм исбатлана. Монда без, барыннан да элек, пассионар күтәрелеш чорларында Көнчыгыш һәм Көнбатышта үз дәүләтләрен төзегән һун-гуннарны күздә тотабыз. Көнчыгыштагы һуннар борынгы кытайлар белән дошманлашып, сугышып кына яшәмәгәннәр, ә икътисадый һәм культура бәйләнешләре дә урнаштырганнар һәм нәкъ шуның йогынтысында безнең эрага кадәр үк инде иҗтимагый-сәяси тормышларында үзләренең риторика сәнгатен тудырганнар. Бу традиция көнбатыш гуннарда да дәвам иткән, ә соңрак борынгы һәм урта гасыр төркиләренең идарәчеләре һәм бәкләре телмәрләрендә, дипломатик сөйләшүләрдә, монологик характердагы язма ядкәрләрдә урын алган. Безнең карашыбызча, сүз сөрешендә риторик стиль катнашкан, хәтта өстенлек иткән Орхон руник язмалары – әнә шундый ядкәрләрдән.
Төп төшенчәләр: фольклор, риторика, ораторлык сәнгате, сөйләм, стиль, фигуралар һәм формалар, рун язмалары.