Флера Сәгыйт кызы Сәйфулина,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
fsaifulina@mail.ru.
Альбина Зинфир кызы Вәлиева,
“Икътисад югары мәктәбе” Милли тикшеренү университеты,
Россия, 101000, Мәскәү, Мясницкая ур., 20 нче йорт,
fsaifulina@mail.ru.
Мәкаләнең башлам өлешендә татар-төрек багланышларының өйрәнелү һәм ХХI гасыр башында татар китапларының төрек теленә тәрҗемә ителү тарихына кыскача күзәтү ясала. 1985 елгы үзгәртеп коруларга кадәр суынып торган бәйләнешләрне җанландыруга зур өлеш керткән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче һәм филолог Фатих Кутлуның тәрҗемәчелек эшчәнлеге һәм аның татар әдәбиятын Төркиядә танытудагы хезмәте өйрәнелә. Ф. Кутлу, тәрҗемәче буларак, милли сүз сәнгатенең төрле чорларына караган күренекле әдипләрнең әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Ул татар классиклары Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ә. Еники, шулай ук хәзерге чор язучылары Р. Вәлиев, М. Галиев, Г. Гыйльманов, Р. Зәйдулла һәм башкалар иҗаты белән төрек укучыларын таныштырды.
Күренекле прозаик һәм драматург А. Гыйләҗев аның тәрҗемәләре арасында аерым урын тота. Тәрҗемәчене ХХ гасыр татар әдәбиятының кыйммәтле сәхифәләреннән берсе булган язучы мирасында кешенең катлаулы рухи дөньясы, милли сыйфатлары, инде мәңгелеккә китеп баручы авыл кешесе күңел кичерешләренең сәнгати яктан гәүдәләнеше кызыксындыра. А.Гыйләҗевнең Фатих Кутлу (Fatih Kutlu) тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән «Өч аршын җир» («Bir avuç toprak») һәм «Җомга көн, кич белән...» («Cuma günü, akşam...») әсәрләре мәкаләнең тикшерү материалы булып тора. Шушы уңайдан хезмәттә тәрҗемәчелекнең аерым аспектлары, Ф. Кутлуның тәрҗемә өлкәсендәге осталыгы, үзенчәлекләре һәм алымнары бәяләнә.
Төп төшенчәләр: Татар әдәбияты, төрек-татар әдәби бәйләнешләре, әдәби мирас, мәдәният, татар язучылары, Аяз Гыйләҗев, әдәби тәрҗемә, Фатих Кутлу (Fatih Kutlu), тел-сурәтләү чаралары.