Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
tgilazov@bk.ru.
Х-ХVIII йөзләр төрки-татар әдәбияты, ягъни Урта гасырлар дәвере борынгы төрки сүз сәнгате һәм фольклоры нигезендә барлыкка килә. Аның үсешендә классик гарәп-фарсы, шулай ук уйгыр, госманлы, үзбәк һәм төрки телле башка әдәбиятлар зур роль уйный. Мәкаләдә Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенең хронологик чикләре, аның төп этаплары (Урта гасыр татар әдәбиятының башлангыч һәм соңгы чорлары, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы һ.б.) яктыртыла, күренекле язучыларның иҗатлары анализлана, шулай ук бу әдәби дәвернең төп тенденцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ачыклана.
Төп төшенчәләр: төрки-татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, Урта гасыр, гарәп-фарсы классикасы, Шәрык, үсеш этаплары, әдәби бәйләнешләр, жанрлар.