Дамир Вәис улы Мөхетдинов,
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты,
Россия, 119991, Мәскәү ш., Ленинские горы, 1 нче йорт,
ildar-nn@ya.ru.
Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы,
Россия, 420088, Казан ш., 2 нче Азин ур., 7 нче А йорты,
aihabutdinov@mail.ru.
Илшат Фердинант улы Гыймадиев,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
IFGimadeev@kpfu.ru.
Тикшерелә торган проблеманың актуальлеге хәзерге вакытта Россия һәм бөтен дөньяда мөселманнар иҗтимагый хәрәкәтенең активлаша баруы һәм массакүләм характерга ия булуы белән билгеләнә. Мәкалә 1905-1907 нче елгы инкыйлаб чорында Россия мөселманнар иҗтимагый хәрәкәтенең дини автономия һәм Россияне хокукый дәүләт итеп үзгәртеп кору шигарьләрен ни рәвешле берләштерүләрен күрсәтүгә юнәлтелгән. Әлеге проблема Пьер Бурдье капиталы теориясенә нигезләнеп тикшерелә, чөнки руханилар дини автономия төзегәндә, дини капитал белән беррәттән, мәдәни, социаль һәм символик капитал да булдырырга омтылалар. Муса Биги «Исляхат әсаслары»нда Россия мөселманнарының, аеруча татар элитасының рус инкыйлабы чоры иҗтимагый хәрәкәтен һәм реформа проектларын дини автономиянең тотрыклы структураларын төзү өчен файдалану омтылышларына игътибарын юнәлтә дигән нәтиҗәгә киләбез. Муса Биги хезмәтенең нигезендә Идел-Урал төбәге мөселманнарының дини оешмаларында узган гасырның беренче елларыннан алып вафатына кадәр хәлиткеч роль уйнаган Ризаэтдин Фәхретдин проекты ята.
Төп төшенчәләр: Муса Биги, Ислам, Ризаэтдин Фәхретдин, 1905-1907 нче елгы Россия инкыйлабы, Мәхкамә – и шәргыя Ырынбургыя.