Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
2011kolil@mail.ru.
Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев,
Татарстан Республикасы фәннәр академиясе,
Россия, 420111, Казан ш., Бауман ур., 20 нче йорт,
m.z.zakiev@mail.ru.
Наилә Нурыйхан кызы Фәттахова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
Nailya.Fattahova@ksu.ru.
Мәкалә Казан лингвометодика мәктәбенә нигез салган педагогика фәннәре докторы, профессор Л.З.Шакированың фәнни-педагогик эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган. Л.З.Шакированың бөтен фәнни эшчәнлеге, концептуаль һәм фактологик яктан, мөһим мәсьәләләрнең берсе булган милли мәктәпләрдә рус теле укыту методикасына юнәлтелгән. Лия Закир кызы тикшеренүләре рус телен чит тел буларак өйрәтү методикасына багышланган рус һәм туган телләрнең чагыштырма анализы органик рәвештә югары лингвистик дәрәҗәдә эшләнгән хезмәтләрнең үрнәге булып тора.
Төп төшенчәләр: галим-лингвист һәм методист, лингвометодика, лингвометодика принциплары, рус телен чит тел буларак укыту методикасы.