Быел әдәбият галиме, Казан дәүләт университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевкә, безнең арадан китмәгән булса, 85 яшь тулган булыр иде.
Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы “Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” IV Халыкара форумы кысаларында зур галим һәм остазны искә алу уңаеннан студентлар, мәктәп укучылары катнашында “Мәһдиев укулары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция игълан итте. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордва республикаларыннан конкурс нигезендә 200 эш кабул ителде. 16 октябрь көнне иң яхшы хезмәтләрне башкарган укучылар, студентлар, аларны Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты белән рухландырган мөгаллимнәр институтыбызда җыйналды. Конференцияне ачу тантанасында Төркиянең Эгей университетының социаль белемнәр институты директоры, профессор Мостафа Өнәр, фәнни җәмәгатьчелек, мөгаллимнәр, Мөхәммәт Мәһдиевнең балалары – филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Мөхәммәт кызы, Искәндәр Мөхәммәт улы катнашты. Тантананы турыдан-туры элемтәдә Мәскәү шәһәренең татар этно-мәдәни компонентлы 1186 нчы мәктәбендә Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге укучылары да карады.
Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин каләмдәше Мөхәммәт Мәһдиев хакында истәлекләрендә “Иң әүвәл ул галим-мөгаллим иде”, – дип яза. 1960 елда язмыш Мөхәммәт Мәһдиевне Казан дәүләт университеты белән бәйли. 1963 елдан башлап ул – татар әдәбияты кафедрасында Мөгаллим һәм Остаз, Галим. ХХ йөз башы – татар әдәбиятының алтын чоры Мөхәммәт Мәһдиевнең гыйльми эшчәнлегендә үзәк урынны тота. Аның каләме шушы чорда яшәп, иҗат иткән күп милләтпәрвәрләрне югары күтәрә, күпләрнең асыл исемен халыкка таныта. Мөхәммәт Мәһдиев ХХ йөз башына мөнәсәбәтле гыйльми эзләнүләрендә татарларның шәркый традицияләргә, Европа мәдәниятенә таянуына, рус-төрек багланышларына бәя бирә.
Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директор урынбасары Р.Х.Мирзаһитов укучыларга һәм студентларга мөрәҗәгать итеп, котлау сүзләрен җиткерде. Эгей университетының социаль белемнәр институты директоры, профессор Мостафа Өнәр чыгышында милләтнең олы галимнәрен белү, өйрәнү кирәклеген сөйләде. Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова Мөхәммәт Мәһдиевнең шәкерте буларак та сүз әйтүен җиткерде, әлеге чарага килгән укучыларны, студентларны М. Мәһдиевнең гыйльми хезмәтләрен өйрәнергә, әдипнең иҗатына ихтирамлы булырга чакырды. Конференцияне ачу тантанасында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфулина М.Мәһдиевнең гыйльми-педагогик эшчәнлеге турында сөйләде. Әдәбият галимнәре – мөгаллимнең хезмәттәшләре Я.Г.Сафиуллин, М.Х.Бакиров җылы истәлекләре белән уртаклашты. Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми-оештыру бүлеге башлыгы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова үз чыгышында әтисенең гыйльми-публицистик мирасын туплау, тарату, өйрәнү эшенең алып барылуы турында сөйләде. Галимнең улы Искәндәр Мәһдиев конференцияне оештыручыларга, аерым алганда, Казан федераль университетының беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзариповка һәм Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка олы рәхмәтләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты, вокал буенча педагог, Мөхәммәт Мәһдиевнең һәм Лилия Бәшированың укучысы Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның истәлекләре, Татарстанның халык артисты Р.Курамшин уйнавына башкарган җырлары конференциягә тагын да ямь өстәде.
Тантаналы өлештән соң “Мәһдиев укулары” дип исемләнгән конференция эше җиде секциядә дәвам итте. Гыйльми хезмәтләрендә кеше күңеленә кагылырлык кыллар таба белгән галим, гаҗәеп киң карашлы Мөгаллим һәм Остаз Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең гыйльми-публицистик мирасы, педагогик эшчәнлеге яшь буын галимнәр тарафыннан кайта-кайта өйрәнелер әле. Галим, педагог, язучының 85 еллыгына бәйле оештырылган фәнни-гамәли конференция эше шул юлда бер башлангыч булсын иде, дигән теләктә калабыз.