«Гыйлем» берләшмәсе оештырган «Хәлбуки» лекторие 2016/2017 нче ел сезонын йомгаклады. Узган елның октябрендә барлыкка килгән фәнни-популяр лекторий татар телендә фәнни белем тарату максатыннан оештырылган иде. Сезонның соңгы очрашуында исә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Котлы татар-төрек тәрҗемә үзенчәлекләренә багышланган «Тәрҗемә кырында мина бар!» исемле лекциясен укыды.
Лекторий эшчәнлегенең йомгакларына килгәндә, түбәндәге саннарны билгеләп үтәргә була. Димәк, 2016/2017 сезонында:
— 10 лекторий үткәрелде, шул исәптән, берсе Актанышның «Яшьлек-time» креатив мәйданчыгында уздырылды.
— 18 лектор катнашты, араларында бакалавриат студентлары да, фән кандидатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә бар.
— физика, астрономия, биология, экология, санак белеме, онкология, энергетика, тарих, әдәбият белеме, тел белеме, педагогика, архитектура тарихы, музыка тарихы, дин белеме һәм теология кебек фәннәргә караган темалар яктыртылды.
— татар телендә моңарчы бер тапкыр да кулланылмаган дистәләгән термин яңгыратылды.
«Хәлбуки» лекторие үзенең эшен октябрь аенда дәвам итәчәк.