3 нче октябрь көнне Милли китапханәнең кино залында «Татар киносы көне» чарасы узды. Әлеге чараны Education First компаниясе, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милли китапханә, “Сәләт” яшьләр үзәге, “Татаркино” берләшмәсе оештырды.
Чарада катнашучылар бер атна алдан сылтама буенча теркәлү уздылар. Барлыгы 150 гә якын кеше теркәлде.
Тамаша башланыр алдыннан, КФУ ның “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова чараны үткәрүнең төп максатларын билгеләп үтте һәм эш тәртибе белән таныштырды. Алга таба тамашачылар күренекле татар язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча 2018 нче елда төшерелгән «Инсаф» фильмының (Режиссеры ‒ Фәрит Дәүләтшин) беренче өлешен карадылар. Фильмда Инсаф исемле авыл малаеның тормышы сурәтләнә. Ул күп акча ота, һәм шуннан соң аның тормышы бик нык үзгәреп китә. Фильмда рольләрне ТР атказанган артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат һәм Энҗе Камалиевлар, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Гөлнара Әбитова һәм Фернат Насыйбуллин башкара. Төп рольдә - Инсаф Хидиятуллин, ә аның дус кызы ролен Илүсә Кәлимуллина уйный.
Беренче өлешне караганнан соң, аның эчтәлеге буенча төрле кызыклы биремнәр эшләтүне модератор, КФУ доценты Гүзәл Нәбиуллина һәм “Сәләт” яшьләр үзәге волонтерлары оештырды. Аралашуда актив катнашучыларга, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә волонтерлар конверт бирә барды. Аннары тамашачылар фильмның икенче өлешен карадылар. Икенче өлешнең эчтәлеге буенча да катнашучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, рольле уенда катнаштылар, үзләре дә артист булып диалоглар сөйләделәр. Боларның барысын да модератор, КФУ доценты Фирүзә Сибгаева оештырды. Ахырдан конвертка ия булучылар сәхнәгә чакырылды, һәм аларга Education First компаниясе кураторы Айгөл Басыйрова бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, алар арасында “Россия – Словения” футбол матчына 5 билет уйнатылды. Шулай итеп, 5 тамашачы ике бүләккә ия булды. Чарада тагын бер катнашучыга – “Ана теле” онлай мәктәбендә татар телен актив өйрәнүче табиб, медицина фәннәре кандидаты Артур Пашеевка да махсус бүләк тапшырылды. Ул, үз чиратында, онлайн мәктәпнең мөмкинлекләре турында әйтеп үтте, җанлы аралашу дәресләренең бик тә файдалы булуын ассызыклады. Чарага йомгак ясаганда, төрле яшьтәге тамашачылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр, модераторларга үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр. Күпчелеге шундый чаралар күбрәк үтсен, һәм кешеләргә татарча аралашуда катнашу мөмкинлекләре булдырылсын дигән фикерне хуплады. Әйе, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында оештырылган шушы тамаша да телебезгә карата кызыксыну уятуга үз өлешен кертте дип ышанып калабыз.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары К.С.Фәтхуллова, Г.Ә. Нәбиуллина, Ф.Р.Сибгаева