Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасына караган педагогик белем бирү юнәлешендә гыйлем алучы 10.2.002 һәм 10.2.102 төркем студентлары университет күләмендә оештырыла торган “Иң яхшы академик төркем” конкурсында җиңү яуладылар!
Кадерле студентларыбызны лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез! Югары мәктәпнең тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәровичка, төркемнәрнең кураторлары Гайнуллина Гөлфия Расилевна һәм Каюмова Гөлүсә Фәритовнага чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Татар әдәбияты кафедрасы