Айдар Юрий улы Хәбетдинов,
Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы,
Россия, 420088, Казан ш., 2 нче Азино ур., 7 нче А йорт,
Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
mileuscha@mail.ru.
Мәкаләдә Н. Исәнбәтнең 1923 елда язылган «Һиҗрәт» комедия-сатирасы өчен нигез булып торган тарихи вакыйгалар торгызыла. Әсәрнең театр сәхнәсенә куелу тарихына караган материал системага салына. Пьесадагы төп геройларның тарихи прототиплары билгеләнә. «Качаклар» спектаклендә (2016) әсәрнең режиссер И. Зәйниев тарафыннан аңлатылу үзенчәлеге ачыклана. Әлмәт татар дәүләт драма театры куелышында фарс, гротеск, карнаваллаштыруның роле ачып бирелә. «Һиҗрәт» комедия-сатирасында автор күзалламасының үзенчәлегенә ачыклык кертә торган тарихи материал гомумиләштерелә. Н. Исәнбәт әсәренең идея-сәнгать үзенчәлеге 1920 еллар әдәби һәм театр тенденцияләре яктылыгында һәм бүгенге көн күзлегеннән чыгып карала.
Төп төшенчәләр: татар драматургиясе, Н. Исәнбәт, Г. Исхакый, «Качаклар» спектакле, И. Зәйниев, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте, мөфти Г. Баруди, Әлмәт татар дәүләт драма театры.