К 120-летию со дня рождения татарского поэта, писателя, переводчика Шайхи Маннура (Шайхелислам Фархуллович Маннуров) (1905-1980) на абонементе № 2 Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского открылась книжная выставка «Глядя на текучие воды».
Литературное наследие Шайхи Маннура обширно и разнообразно. В 1928 году была опубликована его первая книга стихов «Из глубины тайги», за которой последовали сборники лирических произведений, такие как «Песни сердца» (1934), «Юноша-возчик» (1940) и другие.
Во время Великой Отечественной войны Ш. Маннур был военным корреспондентом. На страницах газет публиковал множество заметок, очерков и стихов.
Шайхи Маннур работал в жанрах литературной критики, публицистики, очерка и перевода. Перевёл на татарский язык «Слово о полку Игореве», басни И. А. Крылова, произведения А. С. Пушкина и других авторов.
В 1960—1970-е годы написал роман о Мусе Джалиле «Муса» (1968, русский перевод — 1983), автобиографическую повесть «Глядя на текучие воды» (1974, русский перевод — 1991), повесть «Есть ли настоящая любовь?» (1980).
На свои средства в родном селе Тулбай построил библиотеку, а в 1995 году на базе этой библиотеки был открыт мемориальный музей-библиотека Шайхи Маннура.
В 1981 году была учреждена Премия имени Маннура Шайхи, которая вручается ежегодно 15 января, в день его рождения.
Ознакомиться с выставкой можно на абонементе № 2, по адресу: ул. Татарстан, д. 2. Добро пожаловать!
Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең икенче абонементында татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 120 ел туу уңаеннан «Агымсуларга карап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Шәйхи Маннурның әдәби мирасы киң һәм күптөрле.
1928 елда аның «Тайга төбеннән» исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга, аннан соң «Йөрәк җырлары» (1934), «Олаучы малай» (1940) кебек лирик әсәрләр җыентыклары чыга.
Бөек Ватан сугышы вакытында Ш. Маннур хәрби хәбәрче була. Газета битләрендә бик күп репортажлар, очерклар һәм шигырьләр бастыра.
Шәйхи Маннур әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм тәрҗемә жанрларында эшли. «Игорь полкы турында сүз», И.А. Крылов мәсәлләрен, А. С. Пушкин һәм башка авторларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
1960-1970 елларда Муса Җәлил турында «Муса» романын (1968, русчага тәрҗемәсе — 1983), «Агымсуларга карап» автобиографик повестен (1974, русчага тәрҗемәсе — 1991), «Чын мәхәббәт бармы?» (1980) повестен яза.
1957 елда ул үз акчасына туган авылы Тулбайда китапханә төзи, ә 1995 елда әлеге китапханә базасында Шәйхи Маннур мемориаль музей-китапханәсе ачыла.
981 елда Маннур Шәйхи исемендәге Премия булдырыла, ул ел саен 15 гыйнварда, аның туган көнендә тапшырыла.
Күргәзмә белән Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан икенче абонементта танышырга мөмкин. Рәхим итегез!
![]() |
Маннур Ш. Күңел йомгагы - [Казан]: Татарстан китап нәшр., 1968 - 409, [1] б., [1] портр. Өлкән шагыйрьнең бу җыентыгына аның иҗатының беренче чорында һәм Бөек Ватан сугышы елларында язылган шигырьләре, поэмалары тупланды. Җыентык “Яшьлек таңнары”, “Ил канат җәйгәндә” һәм “Сагышлы еллар моңы” дигән бүлекләрдән тора. Китапка кергән әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырылды. |
![]() |
Бөек Ватан сугышы сериясе китапларының соңгы томы Республика Президенты Р. Н. Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгәте белән ачылып китә. Әлеге томга татар әдипләренең инде сугыш беткәннән соң аңа багышланган шигырьләре һәм поэмалары тупланды. |
![]() |
Бу китапка татар хатын-кызларының Бөек Ватан сугышы вакытында яуда, тылда күрсәткән батырлыкларын чагылдырган әсәрләр тупланган. Әсәрләрдә илгә батыр уллар үстергән аналар, ир-атлар белән беррәттән дошманга каршы корал күтәргән, тылда авыр хезмәт башкарган хатын-кызлар тасвирлана. |
![]() |
Бу томда Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре һәм язучыларының балалар, яшүсмерләр өчен язылган шигырьләр өчен язылган шигырьләре, поэма, балладалары, повесть һәм хикәяләре, тәрҗемәләр туплап бирелде. Шул чор рухында язылган әлеге әсәрләр сугыш елларында нәниләр тормышын, аларның яшәешен ачып бирүдә гаять әһәмиятле роль уйный. |
![]() |
Маннур Ш. Глядя на текучие воды: Повесть /Шайхи Маннур - Казань: Татар. кн. изд-во, 1991 - 351,[1]с. В автобиографической повести жизнь писателя раскрывается в неразрывной связи с историей страны, в ней показана широкая картина строительства новой жизни. |