Латыйф Җәләй (1894-1966) (Латыйф Җәләлетдинович Җәләлетдинов) – татар тел белемендә беренче филология фәннәре докторы – Самара өлкәсенең Мәләкәс өязе Иске Кызылсу авылында 1894 елның 17 ноябрендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 9 яшеннән башлап, ул байларга эшли башлый. 1906 елда Мәләкәс мәктәп-мәдрәсәсенә укырга керә. Бу вакытта ул ятим калуына да карамастан, мәдәрәсәдә белем алуын вакытыннан алда төгәлли һәм 1912 елда балалар укытырга керешә.
1932 елда Л. Җәләй Самара авыл хуҗалыгы техникумының аспирантурасына укырга керә. Ул ябылгач, 1933 елда Казан педагогика институты аспирантурасында укуын дәвам итә. Шунда ук 1935 елдан башлап татар диалектологиясен һәм тел тарихын укыта башлый.
1939-1962 елларда Л. Җәләй Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле секторы җитәкчесе булып эшли, бер үк вакытта Казан педагогика институтында, Казан университетында татар диалектологиясен һәм тел тарихын укыта.
Латыйф Җәләйнең фәнни эшчәнлеге 1929 елда башлана, шул ук елда балаларны тәрбияләү методикасына багышланган беренче фәнни хезмәте басылып чыга. Аннан соң татар теле укыту методикасына багышланган берничә китабы дөнья күрә, татар әдәбиятыннан дәреслек-хрестоматия төзүдә катнаша.
Латыйф Җәләй – беренче чиратта тел галиме – диалектолог. Ул 19 тапкыр диалектологик экспедиция оештыра һәм аларның җитәкчесе була. 1947 елда “Татар диалектологиясе” исемле китап бастыра. Тиз арада әлеге хезмәт студентларга уку әсбабы буларак тәкъдим ителә. Татар тел белемендә галим шушы китабы белән татар диалектологиясен аерым мөстәкыйль уку предметы дәрәҗәсенә күтәрә. Л. Җәләй тел материалы ярдәмендә халыкның килеп чыгу тарихын өйрүнү башлый. Шунысы кызык: ул вакытта төрки тел белемендә Урал-Идел буендагы төрки һәм фин-угор телләре безнең эрага кадәр үк үзенчәлекләргә ия булган идел-кама тел союзы теориясе булмый.
Л. Җәләй татар халкы тарихы белән ныклап кызыксына. 1956 елда матбугатта галимнең бик зур әһәмияткә ия булган «Татар тел белеме алдындагы бурычлар» исемле мәкаләсе басыла. Автор анда татар теленең аңлатмалы сүзлеген, диалпектологик атлас һәм диалектологик сүзлекне төзеп бастыру мәсьәләләрен күтәреп чыга. Соңрак аларны галимнең шәкертләре тормышка ашыра. 1946 елның 25-26 апрелендә СССР Фәннәр академиясенең фәнни сессиясендә «К вопросу о происхождении татар Поволжья (по материалам языка)» исемле доклад белән чыгыш ясый, галимнәргә үзенең бик кыйммәтле этнолингвистик фикерләрен җиткерә.
Латыйф Җәләйнең хезмәтләре татар тел белеменең берничә мөстәкыйль юнәлеше барлыкка килүгә һәм үсешенә китерде. Алар – диалектология, әдәби тел тарихы, тарихи грамматика, лингвоэтнотарих һәм сөйләм культурасы.
Төп хезмәтләре:
Аның турында:
1. Курбатов Х. Күренекле тел галиме Латыйф Җәләйгә алтмыш яшь // Совет әдәбияты. – 1956. – № 11. – 89-94 б.
2. Хаков В. Яшәү һәм хезмәт үрнәге [Л.Җәләйнең тууына 90 ел] // Казан утлары. – 1984. – №12. – 176-179 б.
3. Зәкиев М.З. Латыйф Җәләй һәм милләт язмышы мәсьәләләре // Актуальные вопросы татарского языкознания. Вып. 4. – Казань, 2005. – С. 3-18.
4. Баязитова Ф.С. Туган тел һәм Латыйф Җәләйнең олы мирасы // Актуальные вопросы татарского языкознания. Вып. 4. – К., 2005. – С. 18-24.
Латыф Заляй (1894-1966) ( Латыф Залялетдинович Залялетдинов) – первый доктор филологических наук по татарскому языку – родился 17 ноября 1894 года в деревне Татарское Урайкино (тат. Иске Кызылсу) Мелекесского уезда Самарской губернии (Ульяновская область) в семье крестьянина. С 9 лет он начинает работать у богатых людей. В 1906 году поступает учиться в Мелекессскую школу – медресе. Несмотря на то, что в это время он остается без отца и матери, Латыф находит в себе силы завершить учебу в медресе досрочно и в 1912 году начать учить детей грамоте.
В 1932 году Латыф поступает в аспирантуру Самарского сельхозтехникума, после закрытия там аспирантуры в 1933 году продолжает учебу в аспирантуре Казанского педагогического института. С 1935 года там же он начинает преподавательскую работу по татарской диалектологии и истории языка.
С 1939-го по 1962 год Латыф Заляй возглавляет сектор татарского языка в Институте языка, литературы и истории. Одновременно преподает татарскую диалектологию и историю языка и в вузах: в Казанском педагогическом институте и Казанском университете.
Научная деятельность Латыфа Заляя начинается в 1929 году, в том же году публикуется его первая работа по методике воспитания детей, после чего он публикует несколько книг по методике обучения татарскому языку, принимает участие и в составлении учебника-хрестоматии по татарской литературе.
Латыф Заляй – прежде всего языковед-диалектолог, организовал и возглавил 19 диалектологических экспедиций. В 1947 году он опубликовал книгу «Татар диалектологиясе» (Татарская диалектология), которая была рекомендована студентам как учебное пособие. В истории татарской лингвистики отмечено, что этой книгой Л. Заляй поднял татарскую диалектологию на уровень самостоятельной дисциплины.
Латыф Заляй сделал первую удачную попытку использования языкового материала для выяснения этнической истории народа. Необходимо отметить, что тогда ещё в тюркологии не было теории о волго-камском языковом союзе, согласно которой тюркские и финно-угорские языки Урало – Поволжья приобрели свои местные специфические особенности ещё до н.э. и эти особенности не могли проникнуть из других регионов. Латыф Заляй живо интересовался судьбой татарского народа. Он был сторонником объективного изучения этнический истории своего народа.
В 1956 году ученый выступил в печати с принципиальной статьей «Татар тел белеме алдындагы бурычлар» («Задачи татарской лингвистики»), где он поднимает вопрос о создании толкового словаря татарского языка, татарской стилистики, о необходимости составления диалектологического атласа, издания полного диалектологического словаря татарского языка. Эти актуальные задачи затем были реализованы его учениками.
Латыф Заляй, проводя лингвистические исследования, всегда исходил из того, какой материал он предоставляет ученым, занимающимся этнической историей татарского народа. Его ценные этнолингвистические взгляды были изложены в докладе «К вопросу о происхождении татар Поволжья (по материалам языка)», который он сделал на научной сессии по происхождению казанских татар, происходившей 25 – 26 апреля 1946 года в Москве в АН СССР. Организаторами этой сессии выступили институт языка, литературы и истории Казанского филиала АН СССР и отделения истории и философии той же академии.
Труды Латыфа Залялетдиновича Залялетдинова легли в основу формирования нескольких самостоятельных направлений татарской лингвистики: диалектологии, истории литературного языка, исторической грамматики, лингвоэтноистории и культуры речи.
Основные труды:
О нем:
1. Курбатов Х. Күренекле тел галиме Латыйф Җәләйгә алтмыш яшь // Совет әдәбияты. – 1956. – № 11. – 89-94 б.
2. Хаков В. Яшәү һәм хезмәт үрнәге [Л.Җәләйнең тууына 90 ел] // Казан утлары. – 1984. – №12. – 176-179 б.
3. Зәкиев М.З. Латыйф Җәләй һәм милләт язмышы мәсьәләләре // Актуальные вопросы татарского языкознания. Вып. 4. – Казань, 2005. – С. 3-18.
4. Баязитова Ф.С. Туган тел һәм Латыйф Җәләйнең олы мирасы // Актуальные вопросы татарского языкознания. Вып. 4. – К., 2005. – С. 18-24.
Latif Zalyay (Latif Zalyaletdinovich Zalyaletdinov), known to be the first to get a PhD degree in Philology in the Tatar language, was born into the family of a peasant in the village of Tatarskoye Uraikino (Tat. Iske Kyzylsu) in the Melekess district of the Samara province (Ulyanovsk region) on 17 November, 1894. He started working in rich families when he was 9 years old. In 1906, Latif entered the Melekess school-madrassah. Despite the loss of both parents, he found strength to finish his education ahead of schedule and started to teach spelling to children.
In 1932, Latif started his PhD courses in the Samara agricultural college. Due to the closing of the courses in 1933, he continued his studies in the Kazan Pedagogical Institute. In 1935, Latif began to teach Tatar Dialectology and History of Language in the same institute.
From 1939 till 1962, Latif Zalyay was the head of the Tatar Language Department in the Institute of Language, Literature and History. Simultaneously, he continued teaching Tatar Dialectology and History of Language in the Kazan Pedagogical Institute and Kazan University.
The scientific activity of Latyf Zalay began in 1929, the same year his first work on the methodology of raising children was published. After that he published several books on the methodology of teaching the Tatar language, and took part in the compilation of a textbook- anthology on Tatar literature.
Latyf Zalay, as a linguist-dialectologist, organized and headed 19 dialectological expeditions. In 1947, he published the book “Татар диалектологиясе” (“Tatar Dialectology”), which was recommended to students as a course book. In the history of Tatar linguistics it is noted that this book of L. Zalay raised Tatar dialectology to the level of an independent discipline.
Latyf Zalay made the first successful attempt to use linguistic material to clarify the ethnic history of the people. It should be noted that Turkology in those days had no theory confirming the Volga-Kama linguistic unity, according to which Turkic and Finno-Ugric languages of the Ural-Volga region had acquired their local specific features even before the BC era and these features could not penetrate from other regions.
Latyf Zaliai was keenly interested in the fate of the Tatar nation. He was a proponent of the objective study of his nation's ethnic history. In 1956, the scientist published a principled article "Татар тел белеме алдындагы бурычлар " ("The Tasks of Tatar Linguistics"), where he raised the issue of creating an explanatory dictionary of the Tatar language, Tatar style, the need to compile a dialectological atlas, publishing a complete dialectological dictionary of the Tatar language. These topical tasks were later accomplished by his disciples. When conducting linguistic research, Latyf Zalay always based his research on the material that he provided to scholars dealing with the ethnic history of the Tatar people. His valuable ethnolinguistic views were presented in the report "On the Origins of the Volga Tatars (based on language materials)", which he made at the scientific session on the origin of the Kazan Tatars on April 25 – 26, 1946, in Moscow in the USSR Academy of Sciences. This session was organized by the Institute of Language, Literature and History of the Kazan branch of the USSR Academy of Sciences and its Department of History and Philosophy.
The works of Latyf Zalyaletdinovich Zalyaletdinov formed the basis for the development of several independent areas of Tatar linguistics: dialectology, history of the literary language, historical grammar, linguoethnohistory and culture of speech.