IT лицей укучылары 20нче февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге театрында “Өзелгән яфраклар” исемле моңсу комедияне карап кайттылар. Тормыш беркайчан да гади генә түгел. 14 яшьлек Фәридә исемле кыз бу дөньяда япа-ялгыз кала. Әнисе юк, ә әтисе башка әни таба. Тәүге тапкыр әшәкелек һәм хыянәт белән очраша ул. Алга таба ничек яшәргә? Нишләргә? Яхшылык, өмет һәм мәхәббәт кенә сиңа яшәргә көч бирә.