21 февраля 2019
"Өзелгән яфраклар"

IT лицей укучылары 20нче февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге театрында “Өзелгән яфраклар” исемле моңсу комедияне карап кайттылар. Тормыш беркайчан да гади генә түгел. 14 яшьлек Фәридә исемле кыз бу дөньяда япа-ялгыз кала. Әнисе юк, ә әтисе башка әни таба. Тәүге тапкыр әшәкелек һәм хыянәт белән очраша ул. Алга таба ничек яшәргә? Нишләргә?  Яхшылык, өмет һәм мәхәббәт кенә сиңа яшәргә көч бирә. 

 

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ