Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
tgilazov@bk.ru.
Мәкаләдә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» (1920) романы өйрәнелә. Бу әсәрендә әдип Беренче рус революциясе һәм реакция елларында татар җәмгыятенең төрле катламнарын сурәтли. Роман үз чорының көнүзәгендәге социаль, иҗтимагый, милли һәм мәгърифәтчелек проблемаларының куелышы ягыннан язучының беренче дәвер иҗатында аерылып тора. Яктыртылган мәсьәләләрнең бер шәлкеме татар әдәбияты классиклары Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Камал, Н. Думави иҗатлары белән яңгыраш булса, татар тормышын яңарту һәм мәдәниләштерү турындагы иҗтимагый фикерләре исә Җ. Вәлиди, Н. Гасрый, И. Гаспралы, М. Бигиев һ.б.ларның карашларына барып тоташа. Шул вакытта Г. Ибраһимовның бу әсәрендә гарәп-мөселман, төрек һәм гареб мәдәнияте, фәлсәфәсе, Коръән тәгълиматы белән бәйләнешләр дә көчле бирелә. Мәкаләнең өйрәнү объекты булган «Безнең көннәр» романын ХХ гасыр башы әдәби, тәнкыйди, иҗтимагый, этик-әхлакый, эстетик һәм фәлсәфи фикере белән бәйләнешләр ноктасыннан тикшерү аның максаты булып тора. Әдәби әсәрнең басылып чыгу, тикшерелү тарихына кыскача күзәтү ясала.
Төп төшенчәләр: Галимҗан Ибраһимов, роман, әдәби бәйләнешләр, иҗтимагый фикер, мәдәният