Алпа́ров Гыйба́д Хәбибу́ллович (Гыйба́д Алпа́ров) (1888-1936) Күренекле галим-тюрколог Гыйбад Хәбибуллович Алпаров (Гыйбад Алпаров) 1888 нче елда Уфа губернасы Стәрлетамак кантоны Корманай авылында мулла гаиләсендә туа. Туган авылындагы мәдрәсәдә белем алгач, ул Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Соңрак, Казанга килеп, укытучылар мәктәбендә белем ала.
Октябрь революциясеннән соң булачак галим журналистлык эшчәнлеген җәелдереп җибәрә: “Көрәш”, “Кызыл яу, “Кызыл армия”, “Шәрык ярлылары” газеталарында хезмәттәшлек итә. Шул ук елларда Г. Алпаров укытучылар һәм кызыл армия солдатлары курсларында, Уфадагы эшче-крестьян университетында укыта.
1921- 1924 нче елларда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Урта Азиягә китеп, дәваланырга мәҗбүр була. Ташкентта “Чолпан” журналында, “Ак жол» газетасында эшли, Төркестанның Халык мәгарифе комитетында “Фәнни совет” әгъзасы була, урта Азия халыклары телләренең орфографиясен эшкәртүгә, алар өчен дәреслекләр төзүгә зур өлеш кертә. 1924 нче елда “Төрекмән теленең грамматикасы”н төзү коллективының фәнни җитәкчесе була, шуңа күрә Г. Алпаров әле хәзер дә төрекмән тел белеменең күренекле вәкиле булып санала.
1926-1930 нчы елларда галим Ленинград Көнчыгыш институтында югары белем ала, аны тәмалагач, шунда ук аспирант-ассистент итеп эшкә калдырыла. Аспирантураны уңышлы төгәлләгәч, Г. Алпаров Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр Көнчыгыш педагогика институтында башта доцент, аннары профессор булып эшли. Шул елларда ул соңрак күренекле галим булып танылачак аспирантлар Ш. Рамазанов, В. Хангилдин, Л. Җәләлетдинов, Ф. Хәмидуллин һәм Г. Хәбибнең фәнни эшләре белән җитәкчелек итә.
Филология өлкәсендәге эшчәнлеген Г. Алпаров узган гасырның 10 нчы елларында башлый. 1912 нче елда татар орфографиясенә, транскрипциясенә һәм терминологиясенә багышланган брошюра-китапчык чыгара. 1913-1918 нче елларда да шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Ул әлеге фикерләрен “Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр җыентыгы”нда гомумиләштерә.
Г. Алпаровның әле хәзерге вакытта үз кыйммәтен югалтмаган мөһим хезмәтләреннән берсе, әлбәттә – “Шәкли нигездә татар грамматикасы” (Телебезне гыйльми тикшерү юлында бер тәҗрибә) исемле монографиясе. Беренче фәнни грамматика буларак, галимнең бу хезмәтенә карата бик күп фикерләр әйтелә, соңрак автор аларга “Мәгариф” журналының ике санында җентекләп анализ ясый, җавап бирә.
Г. Алпаровның “Татар телендә иярчен җөмләләр бармы?” исемле күләмле мәкаләсе дә киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята, гомумтөрки дөньяда әлеге проблемага караган күп төрле фикер каршылыкларына җавап итеп, төрки телләрдә дә иярчен җөмләләрнең тулы бер системасы булуын исбатлау рәвешендә нокта куя. Әмма вакытсыз үлеме галимгә әлеге танылган хезмәтен төгәлләргә мөмкинлек бирми.
Галимнең “Тел гыйлеменең кыскача тарихы” исемле хезмәте дә студентларга һәм аспирантларга кыйммәтле фәнни чыганак булып кала бирә. Г. Алпаров татар һәм төрки тел белеменә үзеннән соң олпат галимнәр тәрбияләп калдыра. Алар – Л. Җәләй, В. Хангилдин, Ш. Рамазанов – тел белеменең төрле өлкәләрендә эшләгән зур галимнәр. Шулай итеп, Г. Алпаров, әле бүген дә Казан төрки татар лингвистик мәктәбенең күренекле галиме буларак, үз хезмәтләре белән телебезне алга таба үстерүен дәвам итә.
Төп хезмәтләре:
1. Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр җыентыгы (Сборник инструкций о порядке алфавита, правилах орфографии, вопросах терминологии и сборе народного творчества). – Казан: Татиздат, 1926. – 56 б.
2. Шәкли нигездә татар грамматикасы (Телебезне гыйльми тикшерү юлында бер тәҗрибә) (Формальная грамматика татарского языка). – Казан: Татиздат, 1926. – 164 б.
3. Сайланма хезмәтләр (Татар гамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре) (Избранные труды – Вопросы татарской грамматики и общего знания). – Казан, 1945. – 330 б.
4. Татар грамматикасына караган өстәмә материаллар (Дополнительные материалы к татарской грамматике) // Сайланма хезмәтләр. – Казан, 1945. – 148-208 б.
5. Яфетик эзләнү юллары (Пути яфетических исследований) // Сайланма хезмәтләр. – Казан, 1945. – 272-310 б.
6. Тел гыйлемендә диалектик материализм методологиясе нигезләре (Основы методологии диалектического материализма в языкознании) // Сайланма хезмәтләр. – Казан, 1945. – 310-327 б.
Аның турында:
1. Ганиев Ф. А. Гибад Алпаров: к 100-летию со дня рождения // Советская тюркология. – Баку, 1989. – № 4. – С. 122-123.
2. Харисова Ч.М. Күренекле галим // Казан утлары. – 2013. – № 12. – Б. 153-155.
3. Харисова Ч.М. Алпаров – төрки дөньяның атаклы галиме // Сборник материалов Международной научно-теоретической конференции “Полиязычие и диалог культур” (25 апреля 2014 г.). – Актюбе (Казахстан). – С. 9-14.
4. Ганиев Ф. А. Гибад Алпаров: к 100-летию со дня рождения / / Советская тюркология. – Баку, 1989. – № 4. – С. 122-123.
6. Харисова Ч.М. Алпаров – төрки дөньяның атаклы галиме // Сборник материалов Международной научно-теоретической конференции “Полиязычие и диалог культур” (25 апреля 2014 г.). – Актюбе (Казахстан). – С. 9-14.
Алпа́ров Гиба́д Хабибу́ллович (Гиба́д Алпа́ров) (1888-1936) Выдающийся ученый-тюрколог Г. Алпаров родился в 1888 году в деревне Курманай Стерлитамакского кантона Уфимской губернии в семье муллы. Окончив сельскую медресе, он приезжает в Уфу и поступает в медресе "Галия". Затем получает образование в учительской школе Казани.
После Октябрьской революции Г. Алпаров ведет активную журналистскую работу в газетах “Көрәш” (“Борьба»), “Кызыл яу” (“Красный бой”), “Кызыл армия” (“Красная армия”), “Шәрык ярлылары” (“Восточная беднота”). В эти годы он преподает на курсах учителей, красноармейцев, в Уфимском рабоче-крестьянском университете.
В 1921- 1924 годах Г. Алпаров по состоянию здоровья вынужден жить и лечиться в Средней Азии. В Ташкенте он продолжает журналисткую работу в журнале “Чолпан” и в газете “Ак жол”, исполняет обязанности научного сотрудника в “Научном совете” при Наркомпросе Туркестана, принимает активное участие в составлении учебников, в разработке орфографии среднеазиатских народов. Находясь в Средней Азии, в 1924 году он выступает руководителем коллектива ученых по составлению учебника “Төрекмән теленең грамматикасы” (“Грамматика туркменского языка”), которая, по его словам, была первой формальной грамматикой. Туркменские лингвисты до сих пор признают Г. Алпарова представителем туркменской лингвистики.
В 1926-1930 годах Г. Алпаров учится в Ленинградском Восточном институте, по окончании которого становится аспирантом-ассистентом этого вуза. После окончания аспирантуры он возвращается в Казань, устраивается на работу в Восточном педагогическом институте, где трудится до конца своей жизни, т.е. до 1936 года.
В Восточном пединституте Г.Алпаров становится доцентом, затем и профессором, руководит научными работами аспирантов Ш. Рамазанова, В. Хангильдина, Л. Залялетдинова, Ф. Хамидуллина и Г. Хабиба.
Свою филологическую научную деятельность Г. Алпаров начинает в 10-х годах. В 1912 году он выпускает небольшую книгу-брошюру о татарских буквах, алфавите и орфографии. В 1913 и 1918 годы Г. Алпаров еще раз обращает внимание читателей на проблемы правописания, орфографии, транскрипции, терминологии. Свои размышления об этих проблемах татарского литературного языка он обобщает в работе “Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр җыентыгы” (“Cборник инструкций о порядке алфавита, правилах орфографии, вопросах терминологии и сборе народного творчества»).
Самым главным его научным трудом, который и сегодня не потерял своего практического значения, является “Шәкли нигездә татар грамматикасы” (Телебезне гыйльми тикшерү юлында бер тәҗрибә) [«Татарская грамматика на формальной основе» («Опыт научного исследования нашего языка»)].
Эта работа Г. Алпарова, как первая научная грамматика, вызвала много письменных и устных откликов, на которые автор давал обстоятельные ответы, опубликованные в двух номерах журнала “Мәгариф”.
Статья Г. Алпарова “Татар телендә иярчен җөмләләр бармы?” (“Имеются ли придаточные предложения в татарском языке?») поставил точку в общетюркологических спорах о наличии или отсутствии в тюркских языках придаточных предложений. Он доказал, что тюркские языки имеют целую систему придаточных предложений. Это незаконченный труд автора, безвременное кончина его не дала возможность завершить эти серьезные исследования.
Работа Г. Алпарова “Тел гыйлеменең кыскача тарихы” (“Краткая история языкознания») полезна студентам и аспирантам. Большой вклад внес Г. Алпаров и подготовке выдающихся исследователей-лингвистов, которые стали в дальнейшем крупными учеными-тюркологами. Его ученики – Л. Залялетдинов, В. Хангильдин, Ш. Рамазанов стали известными татарскими языковедами.
Таким образом, научно-педагогическая деятельность Г. Алпарова и в наши дни имеет большое значение для дальнейшего развития татарского языкознания – детища Казанской тюркской лингвистической школы.
Alparov Gibad Habibullovich (Gibad Alparov) (1888-1936) The outstanding turkologist Gibad Alparov was born into the family of a Mullah in the village of Kurmanay in the Sterlitamak Canton of the Ufa province in 1888. After graduating from the rural madrassas, he arrived in Ufa and went to the madrasah "Galia". Later he was educated at the Teacher's School in Kazan.
After the October Revolution, G. Alparov worked as a journalist in the newspapers "Koresh" ("Struggle"), "Kyzyl Yau" ("The Red Battle"), "Kyzyl army" ("The Red Army"), "Sharyk yarlylary" ("The Eastern Poor"). During these years, he taught courses to teachers and Red Army soldiers, and worked at Ufa University of Workers and Peasants.
In 1921 - 1924, Gibad Alparov had to live in Central Asia to undergo medical treatment for health reasons. In Tashkent, he continued his work in the journal “Cholpan" and in the newspaper “Ak Zhol“, was a researcher in the “Scientific Council” at the People's Commissariat of Education of Turkestan, took an active part in the compilation of textbooks, and in the development of spelling for Central Asian peoples. While in Central Asia, in 1924, he headed the team of scientists who compiled the textbook "Torekman telenen grammatikasy" ("Grammar of the Turkmen Language”), which, he said, was the first formal grammar. Turkmen linguists believe Gibad Alparov to be a representative of Turkmen linguistics.
In 1926-1930, Gibad Alparov did a course at the Leningrad Oriental Institute and became its post-graduate assistant professor. After completing his post-graduate studies, he returned to Kazan and got a job at the Eastern Pedagogical Institute, where he worked until the end of his life, till 1936.
At the Eastern Pedagogical Institute, Gibad Alparov became an associate professor, then a professor, and supervised the research work of postgraduates Sh.Ramazanov, V. Hangildin, L. Zalyaletdinov, F. Khamidullin, and G. Habib.
G. Alparov started his philological research in the 1910s. In 1912, he published a small booklet on Tatar letters, the alphabet, and spelling rules. In 1913 and 1918, G. Alparov once again drew his readers' attention to the issues of penmanship, spelling, transcription, and terminology. He summarized his reflections on these issues of the Tatar literary language in "Alifba tartibe, Imla kagyidalare, atamalar mas'alase, halyk adabiyaten zhyyu turynds instructsiyalar zhyentygy" ("A Collection of Instructions Concerning the Alphabetical Order, Spelling Rules, Terminology Issues and Folk Art Studies").
His most important scientific work, which has not lost its practical significance today, is "Shakli nigezda Tatars grammatikasi" (Telebezne guilmi tuksheru yulynda ber tazhriba) ["Tatar Grammar on a Formal Basis" ("The Experience of Scientific Research on Our Language")].
This work of G. Alparov, as the first scientific grammar, got a lot of written and oral responses, to which the author gave detailed answers, published in two issues of the journal “Magarif".
Gibad Alparov's article “Tatar Talenda iyarchen zhomlalar barmy?” (“Are There Subordinate Clauses in the Tatar Language?") put an end to the disputes on General Turkic about the presence or absence of subordinate clauses in Turkic languages. He proved that Turkic languages have a whole system of subordinate clauses. This is an unfinished work of the author, his untimely death prevented him from completing these profound studies.
The work of Gibad Alparov "Tel guilemenen kiskacha tarihy" ("Short History of Linguistics") is still used by students and postgraduates. G. Alparov also made a great contribution to the preparation of outstanding linguists, who later became prominent researchers in the area of Turkology. His disciples L. Zalaletdinov, V. Jangildin, and S.Ramazanov are well known Tatar linguists.
Thus, G. Alparov's scientific and pedagogical activities are of great importance for the further development of Tatar linguistics – the brainchild of the Kazan Turkic linguistic school.