Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт,
mileuscha@mail.ru.
Хезмәттә Нәкый Исәнбәтнең 1923 елда Казанда тәхәллүс белән басылган «Татар музыкасын эшләү юлында» дигән мәкаләсенең текстологик, фәнни шәрехләреннән гыйбарәт. Аны галим Гражданнар сугышы елларында хәбәрсез югалган өлкән абыйсының истәлегенә багышлый. Мәкаләдә Нәкый Исәнбәтнең фикерләре безнең көннәрдә дә үзенең актуальлеген югалтмаганлыгы ышандырырлык итеп исбатланган. Галим татар халык музыкасын өйрәнүдә төп тенденцияләрне дөрес билгели алган һәм профессиональ татар музыкасын үстерү юлларын ачыклаган.
Төп төшенчәләр: татар музыкасы, татар халык җыры, Нәкый Исәнбәт, А. А. Эйхенвальд, С. Габәши, С. Сәйдәшев.