27 августтан алып 1 сентябргә кадәр безнең хезмәткәребез, Әхәтова Фәридә, атом-көч микроскопиясе буенча Канадзава университетында узган җәйге 7 нче мәктәптә (7th Bio-AFM Summer School) катнашты. Әлеге чарада атом-көч микроскопиясе (АКМ) ярдәмендә төрле биологик өлгеләр белән хезмәт итүче яшь галимнәр һәм студентлар катнашты. Бу мәктәп кысаларында югары тизлектә эшләүче микроскопларга һәм АКМ ын сыеклыкта куллану үзенчәлекләренә кагылышлы күптөрле мастер-класслар үткәрелде. Һәрбер катнашучы АКМ җайланмасында эшләргә өйрәнү һәм үзе белән алып килгән өлгеләрне тикшерү мөмкинлегенә ия булды. Фәридә Caenorhabditis elegans һәм Turbatrix aceti суалчаннарының каты өслеген өйрәнде, аларның морфологик үзенчәлекләрен тикшерде. Мәктәпнең соңгы көнендә безнең хезмәткәребез үз нәтиҗәләре белән башка катнашучыларны да таныштырды.