Бекметов Ринат Ферганә улы – филология фəннəре докторы, Казан федераль университеты Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтының рус һәм чит телләр əдəбияты кафедрасы доценты (Казан, Россия).
Гайнанова Миләүшә Рамил кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исем. Тарих институтындагы Я. Г. Абдуллин исем. дин һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең төп гыйльми хезмәткәре (Казан, Россия).
Галимҗанов Әнис Фоат улы – физика-математика фәннәр кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасының мөдире, доценты.
Һүсәйнова Арзу Идрис кызы – филология фәннәре кандидаты, Милли фәннәр академиясенең Нәсими исем. Тел белеме институты гамәли лингвистика бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре (Баку, Азәрбайҗан).
Зарипова-Четин Чулпан Әфраим кызы – филология фәннәре кандидаты, Кавказ университетының хәзерге төрки телләр һәм әдәбият бүлегенең азәрбайжан теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты (Карс, Төркия).
Зуб (Руденко) Наталия Николаевна – тарих фәннәре кандидаты, Милли фәннәр академиясенең А. Е. Крымской исем. Шәрыкны өйрәнү институтының гыйльми хезмәткәре (Киев, Украина).
Кузьмина Халисә Хатыйп кызы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты (Казан, Россия).
Малинина Татьяна Глебовна – сәнгать фәннәре докторы, Россия сәнгать академиясенең Рәсем сәнгате теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты монументаль сәнгать һәм сәнгать проблемалары бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, В. И. Суриков исем. МДАХИ сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы профессоры.
Мишкинене Галина Антоновна – гуманитар фәннәр докторы, Литва теле институты Язма мирасны өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре (Вильнюс, Литва).
Розенберг Наталья Абрамовна – сәнгать фәннәре кандидаты, культурология докторы (Санкт-Петербург, Россия).
Саттарова Лилия Ил кызы – музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча генераль директор урынбасары, Татарстан Республикасы Милли музееның баш сакчысы (Казан, Россия).
Сәедалиев Нариман Фәрман оглу – филология фәннәре кандидаты, Милли фәннәр академиясенең Нәсими исем. Тел белеме институты гамәли лингвистика бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре (Баку, Азәрбайҗан).
Синцова Светлана Викторовна – филология фәннәре докторы, профессор (Казан, Россия).
Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы – филология фəннəре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтының татар əдəбияты кафедрасы доценты (Казан, Россия).