Марсель Хәернас улы Бакиров,
«Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә
инновацияләр кертү һәм
традицияләрне саклау буенча ресурслар үзәге»
дәүләт бюджет учреждениесе,
Россия, 420060, Казан ш., Пушкин ур., 66 / 33 нче йорт,
bakirovvolk@mail.ru.
Бу мәкалә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэма-дастаны белән бер чорда иҗат ителгән «Ана вә угыл» поэмасының тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлана. Безнең көннәргә берничә чыганакта килеп җиткән әлеге әсәр фәнни кулланышка беренче булып, безнең тарафтан кертелде. Мәкаләнең фәнни яңалыгы шунда: анда сүз барган әсәрләрнең лексик составы, уртак алымнары һәм аларда чагылыш тапкан дини ышанулар үзара чагыштырып тикшерелә. Тикшерү барышында ачыкланган ике әсәргә дә хас уртак дәлилләр әлеге поэмаларның болгар-татар әдәби мохитендә иҗат ителгәнлеген раслыйлар. Моңарчы анык билгеле булмаган тел фактлары Урта Идел буенда формалашкан әдәби телнең бердәй нормаларга нигезләнгәнен исбатлыйлар. Иң мөһиме, әсәрләрне үзара чагыштырып өйрәнү болгар-татар бабаларыбызның иң тәүге әдәби көйне-шивәсенә хас тел үзенчәлекләрен ачарга мөмкинлек бирә.
Төп төшенчәләр: Идел буе болгарларның сөйләм һәм әдәби телләре, «Кыйссаи Йосыф», «Ана вә угыл» поэмаларының әдәби көйне-шивәсе һәм Ватаны