Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
ermakeev@mail.ru.
Мәкалә «татавангард – мәдәниятнең «урталык зона» компоненты» темасының дәвамы булып тора [Карагыз: 1]. Татавангардның иҗади вазифасы яңа аспектта карала: аның татар җәмгыятендә Евразия үзаңы формалашуның катлаулы процессындагы роленә төп игътибар бирелә. Этник үзтәңгәллекнең бүгенге көндәге актуальлеген танып, татар халкы мәдәниятенең үзьяшәешлелек һәм үзҗитешлелек идеясен хуплаган хәлдә, Татарстан Республикасы рәссамнары бер үк вакытта Россиядә яшәүче башка халыкларның рухы, мәдәнияте, гореф-гадәтләренең катнашы булу фикерен дә үстерәләр. Бу тенденция берләштерүче рухи фактор булып тора, шулай ук Татарстан Республикасының хәзерге сынлы сәнгате үсешендә төрле сәнгати стильләрнең үзара нәтиҗәле бәйләнешенең нигезен тәшкил итә.
Тикшерелә торган проблеманы сәнгати-стилистик яктан хәл итүнең төрле вариантларын гомум планда гына булса да күзалларга һәм иҗат ителә торган әсәрләрнең фольклор һәм әдәби чыганакларына игътибар итәргә мөмкинлек биргән аерым мисаллар күрсәтелә.
Төп төшенчәләр: Татарстан Республикасы, сынлы сәнгать, татавангард, «мәдәниятнең урталык зонасы», милли тәңгәллек, Евразия үзаңы.