Илдар Мəсгуть улы Йосыпов,
Икътисад, идарə итү һəм хокук институты,
Россия, 420111, Казан ш., Мəскəү ур., 42 нче йорт,
knyaz5491@mail.ru.
Мəкалəдə Татарстанда яшəүче руслар, татарлар һəм чувашларны эмпирик тикшерү нəтиҗəлəре тəкъдим ителə. Бу халыкларның милли, яшь үзенчəлеклəре һəм социаль билгелəре ягыннан этнопсихологик аерымлануына киңкырлы анализ үткəрелə. Татарстан халыклары арасында мəдəни интеграция һəм ассимиляциялəнү тенденциясенең чувашларда көчле, ə татарларда йомшак булуы ачыкланды. Этносара аерымлану авыл кешелəрендə, шул ук миллəтнең шəһəрдə яшəүчелəре белəн чагыштырганда, ачыграк чагыла. Халыкның белем дəрəҗəсе этносара аерымлану күрсəткеченə тəэсир итми. Татарстанның 30 яшькə кадəрге яшьлəре этносара мөнəсəбəтлəрдə интеграциягə күбрəк тартылалар. Республиканың Бөек Ватан сугышы чорында һəм элегрəк туган өлкəн яшьтəге халкы күрше этнослар белəн кроссмəдəни бəйлəнешкə азрак тартылалар һəм янəшəдəге башка халыклар белəн, һөнəри хезмəттəшлектə генə чиклəнеп, дистанцияне ныграк саклыйлар. Татарстандагы этнопсихологик халəт күп төрле этник төркемнəр яшəеше өчен уңай буларак характерлана.
Төп төшенчəлəр: этнос, этносара дистанция, толерантлык.