Айсылу Шәрифҗан кызы Кәбирова,
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 нче подъезд,
aikabirova@mail.ru.
Мәкаләдә нацизмга каршы көрәштә халыкның мораль рухын күтәрү өчен, дәүләт-ватанпәрвәрлек идеяләре һәм дини яңарыш белән беррәттән, сугыш елларында хакимият органнары тарафыннан идеологик либеральләштерү элементы буларак, актив файдаланылган татар милли факторы тикшерелә. Татарлык факторының көчәюе гуманитар зыялылар иҗаты, кадрлар сәясәте һ.б. белән бергә, сугыш кырында татар телендә дөнья күргән фронт газеталарында, фронтовик-татарларга хат язу кампанияләрендә чагыла. Яңа идеологик вектор үсеше ВКП(б) ҮКның ТАССР җитәкчелеге «милли характердагы хаталарда» гаепләнгән 1944 нче ел 9 нчы август «Татар партия оешмасында массакүләм-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары белән туктатыла.
Төп төшенчәләр: идеология, либеральләштерү, татар милли факторы, «Идегәй» дастаны, ВКП(б) ҮКның 1944 нче ел 9 нчы августЯкорь карары.