Мария Александровна Кулькова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18,
mkulkowa@rambler.ru
Галина Васильевна Колпакова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18,
galina.kolpakova@ksu.ru
Алман филологы Р.Бартоломэның әлеге монографиясендә татар теле терминнары Патша Россиясе чорыннан алып Россиядә Советлар Союзы таркалганнан соңгы дәвергә кадәр тарихи ретроспективада җентекле тикшерелә. Автор өйрәнү объекты буларак төрле фәнни өлкәләргә – математика, физика, географиягә караган киң катлам лексиканы ала. Р.Бартоломэ татар телендәге лексемаларны этимологик, семантик, сүз ясалышы юнәлешендә тикшерүгә һәм татар теленең сүзлек составындагы тел үзгәрешләрен өйрәнүгә аеруча зур урын бирә.
Бәяләмә авторлары Р.Бартоломэның татар терминологиясе өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирәләр һәм Гиссен университеты галименең, интенсив үсә барган тел контактларын һәм шулай ук татар терминологиясе үсешендә мәдәни һәм тарихи факторларны истә тотып, татар теле терминнар системасының хәзерге формалашу процессларын өйрәнүгә керткән мөһим өлешен билгелиләр.
Төп төшенчәләр: татар терминологиясе, тел багланышлары, милли тел сәясәте, лексик алынмалар.