Мишәр булуы турында бик яратып, “тәмләп” сөйләсә дә, беренче карашка әлеге шәхесне үзен “татарның каймагы” дияргә яраткан мишәрләр төркеменә керә димәссең дә. Үзе гади, үзе тыйнак, мыек астыннан һәрчак сабыр гына елмаеп торыр.
Автовокзалда мишәргә әйләнәм
– Илдар абый, сез үзегез - Чирмешән мишәре. Мишәр акцентын бетереп, телевидение таләп иткән әдәби телгә күчү авыр бирелдеме?
– Бервакыт университетның хоры белән Әстерханга гастрольгә киттек. Теплоходта барабыз шулай. Бөтен мишәрләрдән арада бер мин генә. Ирексездән, калганнарга кушылып, алар кебек сөйләшә башлавымны тойдым. Шунда: “Ә нишләп әле саф татарча сөйләшмәскә?” - дип уйлап куйдым. Яши-яши минем бу фикерем галим Җәмил абый Зәйнуллинның фикере белән дә ныгытылды. Ул: “Гарәп белән гарәпчә, татар белән татарча, рус белән акцентсыз гына русча сөйләшергә тырышыгыз”, - дияргә ярата торган иде. Шуннан соң бу фикерне “мишәр белән мишәрчә, Казан кешесе белән әдәби телдә сөйләшергә кирәк” дип үзгәртергә була бит дип уйладым. Тормыш иптәшем дә Яшел Үзән кызы. Анда да мишәрчә сөйләшеп булмый. Хәер, хәзер инде ул үзе дә мишәрләр арасында гына кулланыла торган сүзләрне “кыстыргалап” куя. Телевидение дә әдәби телдә сөйләшүне таләп итә. Өстәвенә, “ТНВ” хәзер планетар масштабта эшләүче телевидение булып санала. Шуңа күрә әдәби телгә күчәргә туры килде. Ләкин, үзебезгә кайтырга җыенып, автовокзалга баргач, баянның регистрын күчереп куйган кебек, мишәргә әйләнәм дә куям. Үзебезчә сөйлим, уйлыйм дигәндәй. Бу үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Психологик яктан караганда да, телдә һәркемнең җан азыгы салынган булса кирәк. Кисәк кенә башка сөйләмгә күчү бер дә җайлы түгел. Анда ниндидер психологик киртә бар. Син каныңа салынган ата-ана теленә хыянәт итәсең кебек. Шуңа күрә ул һәркемнең көченнән килми.
– Балаларыгыз да мишәрчә сөйләшәме?
Алар әдәби телдә сөйләшә. Бала телне күбрәк әнисеннән ала бит. Бик яңгырап торган мишәр сүзләрен генә әйтә һәм куллана беләләр. Авылга кайткач та безнең телне бик яхшы аңлыйлар. Чирмешән сөйләме аңламаслык түгел бит.
– Мишәрләргә темпераментлык, тиз кызып китүчәнлек, үҗәтлек хас. Сезнең характерда да мондый үзенчәлекләр бармы?
– Мин үзем “ничава” гына сабыр кеше үзе. (көлә) Безнең мәрһүм әни шундый иде. Тик кайнау ноктасына җиткерсәләр, кызып киткәлим. Бигрәк тә ишек төбендәге вахтер апалар белән бәйләнешәм инде. Менә шундый мишәр дуңгызлыгы бар миндә. Үҗәтлек тә бар. Хәтта артыгы белән дә. Соңгы вакытта үзебезнең авыл тарихын язам. Аны яза башлаганыма унөч ел була инде, минем әле һаман туктаганым юк.
Тамырларыңны хәзердән үк барлый башларга кирәк
– Язучы булырга хыяллангансыз дип беләм. Авыл тарихын язу нияте дә шуңа бәйле рәвештә тудымы?
– Кечкенә вакытта газетадан бөтен татар язучыларының фотоларын кисеп алып, аларны бер альбомга җыеп бара торган идем. Мин дә шулар арасында булсам иде, дигән фикер белән эшләнгәндер инде бу, күрәсең. Кырык өч яшькә җителде, әле һаман язучы булып җитеп булмый. Авыл тарихын яза башлауга килгәндә, 1998 елда әни вафат булды. Әти-әнисен югалтканнан соң, адәм баласы үзенең тамырларын эзли башлый икән. Әни үлгән елны безнең район тарихы турында мең дә егерме дүрт битле китап басылган иде. Шуны миңа тәрҗемә итәргә бирделәр. Мин аны, “түлибез” дигәч, бик тиз тәрҗемә итеп аттым, акчасын исә тугыз елдан соң гына алырга насыйп булды (көлә). Менә шунда безнең авыл турында да кызыклы мәгълүматлар бар. Бу мәгълүматларны безнең авыл музеена алып кайтып бирергә кирәк икән дип уйладым. Аннары бу бит бер реферат кебек була икән, дип уйладым. Ахырдан: “Карале, ә нишләп реферат? Моны китап итеп тә язарга була бит”, - дип уйладым. Ул вакытта әле
әти исән иде. Күп кенә мәгълүматны аннан сораштым. Ул безнең күп укый торган кеше иде. Аннары архив белән “дуслашып” киттем.
– Без бит инде чишмәне саф, чиста дип белеп күнеккән. Ә сезнең туган авыл ник Кара Чишмә дип атала? Ачыкладыгызмы?
– Миңа кадәр үк авыл тарихын язарга омтылучылар булган. Язгалаганнар да, алар ут эчендә юкка чыккан. Авылда Хаҗар апа Сәфәргалиева дигән тарих укытучысы бар иде. Миңа кадәр ул авыл тарихын язып караган булган. Анда бер риваять китерелә. Иван Грозный заманында җиде гаилә тынычлык эзләп чит җиргә китеп барганнар. Бу 1735 еллар була. Бара торгач болар безнең Күрекле күлебезгә килеп чыккан. Берсенең хатыны йөкле була. Болар чишмә эзләргә тотына. Керсәләр, урманда агачлар арасында чишмә агып ята икән. Өстән караганда ул кара су кебек күренгән иде. Шуннан алар Келәмәтәй дигән авылга юнәлә. Тик Иван Грозный кешеләре мондагы халыкны да чукындырып киткән була. Шуннан араларында берсе: “Әйдәгез, теге кара чишмә буена кайтыйк. Анда бик тыныч, рәхәт иде бит”, - дигән. Имеш, шуннан безнең авыл Кара Чишмә дип йөртелә башлаган.
– Авыл тарихын язганда материал туплау, архивларда утыру өчен махсус вакыт билгелисезме?
– Мин үзем моңа аерым вакыт билгеләр идем дә, тик менә ул мин теләгәнчә генә бармый шул. Гаилә дә бар, эш тә бар. Фән белән шөгыльләнү - бик ләззәтле әйбер. Шуңа күрә, кодрәтемнән килсә, тарих язу белән генә шөгыльләнер идем. Еш кына иртәгә архивка барам дип планлаштырып куям да, кич белән телевидениедән: “Иртәгә иртән тапшыру яздырырга кирәк”, - дип шалтыраталар. Аннан калган вакытта инде уйлаган җиреңә барып та тормыйсың. Архивка, ким дигәндә, 5 – 6 сәгать вакытыңны алып барырга кирәк. Авыл тарихы минем һәрчак күңелемдә. Менә шул рәвешле унөч ел үтеп китте. Ә китап һаман юк (көлә).
– Авыл тарихын язу дәверендә шәхсән үзегез генә белгән, башкаларга мәгълүм булмаган яңа фактлар ачтыгызмы?
– Рәфыйк Насыйров дигән галим бар. Шулай бервакыт ул 1975 елны узган экспедиция вакытында безнең авыл турында гарәп хәрефле язулар язып алынганлыгы турында әйтте. Анда кызыклы әйберләр бик күп булып чыкты. Мин шуларны алдым. Моннан кырык ел элек кенә язып алган булсалар да, бу минем ачыш булып санала. Анда безнең авылга мөнәсәбәтле мөнәҗәтләр, бәетләр бар. Мине иң кызыксындырганы Фәсхетдинов Имам исемле бабай язып барган хроника булды. Монда ул үзенең шәҗәрәсен китергән. Бу - эзләнүче өчен бик кыйммәтле, кирәкле мәгълүматлар. Ярый әле заманында гарәп телен өйрәнгәнмен, кирәге чыкты. Авыл тарихы, үзебезнең нәсел тарихы буенча бик күп нәрсәләрне әтидән сорашып калдым. Әни вафат булганнан соң әти дүрт ел яшәде. Нәсел тарихыңны бүгеннән үк барлый башларга кирәк. Көннәрдән бер көнне аны ачыклыйсы килә, ләкин инде аны белгән сорашыр кеше дә калмаган була.
– Үзегезнең нәсел шәҗәрәсен төзедегезме соң? Ничә буын әби-бабайларыгызны беләсез?
– Җиде буынны да санап бирә алам. Җиденчесен мин әле 2012 елда гына ачыкладым. Әти үзе дә биш буынны гына белә иде. Метрика дәфтәрләрен актарып, аларны гарәпчәдән күчерү белән шөгыльләнгәндә бер бабаемның исеме килеп чыкты. Архивларда эзләнә торгач, калганнарын да таптым, Аллаһка шөкер.
Шанлы үткәнебезне күрсәтә белмибез
– Журналистикага килүегез ничегрәк булды?
– Ходай Тәгалә аны күңелгә башта ук салгандыр инде, күрәсең. Беренче класста укыганда ук шигырьләр яза башладым. Шәхси архивымда китап итеп ясалган шигырьләрем дә саклана. Дүртенче класста укыганда алар район газетасында басылып чыкты. Шуннан инде башка “журналист булырга кирәк” дигән уй килеп, максатчан рәвештә шуңа әзерләнә башладым. Иптәшләрем әле дә: “Кеше уйнап йөргәндә син китап тотып утыра идең”, - дип искә ала. Тырышлыгым бушка китмәде, үзем теләгән белгечлекне үзләштердем.
– Журналистика факультетында сезгә җитми калган әйберләр булдымы?
– Булды. Беренчедән, безгә татар әдәбияты бик аз укытыла иде. Факультетка сөйләм культурасы дигән фән кертергә кирәк, дип гел әйтә килдем. Журналист кайда гына эшләсә дә, кешеләр аннан үрнәк алырга тиеш. Матур итеп сөйләшү беркайчан да артык түгел.
– Журналист күзлеген вакытлыча гына салып торып, тамашачы буларак, “Яңа гасыр” каналына нинди яңалык кертер идегез?
– Бездә җырлар артык күп. Редактор булсам, ул җырларны якын да китермәс идем. Киметмәсәң дә, элеккеге буын җырчыларны да яңгыратырга кирәк. Өлкән буын бит эстрада җырчылары белән генә яшәми. Аңа Хәйдәр Бигичев та, Зөһрә Сәхәбиева да кирәк. Безнең каналга тарих буенча фәнни тапшырулар да җитми. Әйтик, шәхсән үзем “Шәҗәрә” дигән тапшыру ачып җибәрер идем. Безнең нинди шанлы үткәнебез булган! Без шуны тиешенчә күрсәтә дә белмибез.
– Сезнең биографиядә Консерватория дигән сәхифә дә бар. Консерватория белән журналистика арасында нинди бәйләнеш бар?
– Университетта укыганда хорга йөри идем. Шуннан мине солист итеп куйдылар. Миңа кеше алдында җырлау ошап китте. Консерваториягә керү турында уйлый башладым. Җитәкчем Эрнест Рахимуллин белән дә киңәшләштем. Ул: “Башта монысын укып бетер әле”, - диде. Журналист белгечлеге алуга ук шунда барып кердем. Татар халык җырлары бүлегендә укыдым. Алты ел гомерем шунда узды. Бер дә үкенмим. Биредә мин вокал, сәнгать дөньясын ныклап өйрәндем.
Ярты сүздән аңлыйбыз
– Әти зиһенле кеше иде, дидегез. Үзегез дә журналист, тарих белән кызыксынасыз. Балаларыгызга бу сәләт күчкәнме?
– Әле бит аларның икесе турында да әйтеп булмый. Ихтыярга әле кышка ун яшь кенә тулачак. Ә Иделдә нәрсәдер бар.
– Шулай да улыгыз Идел бераз гына башка юнәлештә эшли. Аның ир-атларга бик үк хас булмаган һөнәре белән тиз килештегезме?
– Мин башта каршы килеп караган идем. Әнисе: “Нишләп аңа каршы килергә? Теләге булса, барсын”, - диде. Шуннан соң мин аны унбиш яшендә “Ильдан-лик” мода театрындагы курсларга алып бардым. Аңа монда бик ошап китте. Тора-бара ул шунда укый да башлады. Әгәр булдыра икән, эшли. Мин каршы түгел.
– Быел май аенда Тинчурин театры сәхнәсендә Иделнең беренче премьерасы булды. Улыгызның артистлык осталыгыннан канәгать калдыгызмы?
– Р.М.Ремаркның “Без барыбыз да кешеләр” әсәре буенча куелган спектакльдә Идел төп рольне уйнады. Бардык, карадык. Без инде бер үк вакытта спектакль дә карарга, Иделнең кимчелекләрен дә күрергә тырыштык. Болай яхшы гына башкарып чыкты кебек. Кирәгеннән артык эмоциональ дә уйнады бугай. Актер үзен-үзе алай “яндырып” бетерсә, аның запасы бетә.
– Ир-атның тормышында беренче урында һәрчак эш, аннары гына гаилә дигән стериотип яшәп килә. Бу сүзләр сезнең тормышыгызга туры киләме?
– Әйе, ир-ат гаиләне ашатучы, туендыручы булырга тиеш. Димәк, ул карьера өчен дә тырышырга тиеш. Ләкин безнең җәмгыятьтә гел алай гына булып бетә алмый. Гаилә турында да уйларга кирәк. Мин дә шулай дип яшим. Гаилә мәсьәләләреннән беркайчан да йөз чөергәнем булмады. Ата-аналар җыелышына да баргалыйм. Ике якка да җитешергә кирәк. Шуңа күрә авыл тарихын язарга вакыт калмый инде.
– Бер казанга ике журналист башы ничек сыя?
– Мөршидә белән килешеп яшибез. Ярый әле бер коллективта эшләмибез, дип сөенәм. Ул очракта проблемалар күп булыр иде. Ә без бергә дә, шул ук вакытта аерым да. Ул Интернет журналистикада эшли, мин телевидениедә. Мин аннан дөнья вакыйгаларын сорашам. Ник дигәндә, ул көн саен көндәлек вакыйгалар белән танышып, шуларны Интернетта яктыртып бара. Мөршидә миңа күбрәк тел мәсьәләләрендә мөрәҗәгать итә. Бер казанга бик яхшы гына сыешабыз. Аның хәтта плюслары да бар әле. Бер-береңне ярты сүздән аңлыйсын.
Без бәхетлерәк идек
– Әңгәмәбез башында: “Мәгарифтә хәзер бар нәрсә электронлашып, баллар “теленә” күчеп бетте”, – дигән идегез. Мәгариф системасы хәзер, дөрестән дә, төптән үзгәреш кичерә. Ничек уйлыйсыз: хәзерге заман шартларында белем алган сезнең балалар бәхетлеме, әллә инде башка системада укыган сезнең буын бәхетлерәкме икән?
– Безнең заманда укыган кешеләр бәхетлерәк булгандыр. Без тере кешегә имтихан тапшыра идек. Мин компьютерга имтихан бирүне аңламыйм. Бу заман таләбе, билгеле. Аннан берничек тә котылып булмый. Ләкин элеккеге әйберләрне дә онытып бетерергә ярамый. Улыбыз Иделгә дә китап укыта алмыйбыз. Ешрак укырга кирәк. Психологлар да кәгазь китап укуның файдасын тапкан. Ул агачтан ясалган. Ә агачта Аллаһы Тәгаләнең энергетикасы, җылысы бар.
– Бәхет дигәннән, күңел түрендә саклап йөрткән иң кадерле мизгелне дә атап үтсәгез иде.
– Андый мизгелләр аз түгел. Әйтик, журналистикага килеп уку минем өчен зур бәхет иде. Машинкада язарга өйрәнеп утырганда минем йөземдә гел елмаю була торган иде. Мин журналист һөнәре серләренә төшенгәнгә, ниндидер бер һөнәр үзләштергәнемә кинәнеп утыра идем. Укыган вакытта тәмле ризык исләре аңкып торган әти-әниле өйгә кайтып керү дә бәхетле мизгелләремнең берсе булган. Ул вакытта әле әти дә, әни дә истә иде. Болар барысы да вакытлы мизгелләр генә булган икән. Беренче китап чыккан, әти булган, кулга фатир ачкычын алган вакытлар да – кадерле мизгел! Үткәндә бәхетле булып булмый – ул инде үткән, киләчәктә бәхетле буласыңмы-юкмы – анысы әле билгесез. Шуңа хәзер шушы мизгелнең кадерен белергә кирәк.