Раушания Сәгадәтҗан кызы Нурмөхәммәтова,
Казан федераль университеты,
Россия, 420021, Казан, Татарстан ур., 2,
rsagadat@yandex.ru
Бәяләмә филология фәннәре докторы, профессор Д.Б.Рамазанованың «Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика» монографиясенә багышлана. Танылган диалектологның әлеге китабында сайлап алынган лексик-семантик төркем диахроник һәм синхроник аспектта, башка телләр белән чагыштырып өйрәнелә; кешегә бәйле кайбер атамалардагы мәгънә күчешләре тасвирлана; бу сүзләрнең генетик катламнары ачыклана; фин-угыр телләре белән уртак лексикадан кызыклы мисаллар китерелә. Хезмәттә кешегә бәйле сүзләр төркеменең телдә борынгыдан формалашкан булуы бай фактик материал нигезендә дәлилләнә.
Төп төшенчәләр: лексика, лексик-сематик төркем, соматизмнар, терминнар.