Фаяз Шәрип улы Хуҗин,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,
Россия, 420111, Казан, Кремль, 5 подъезд,
khuzinfayaz@mail.ru
Россиянең танылган археологы Ю.А.Зеленеев монографиясендә Идел буенда утрак (шәһәр һәм авыл) һәм күчмә тормыш алып барган халыкларның матди мәдәнияте Алтын Урданың барлыкка килүе һәм яшәешенә бәйле яңа тормыш шартларында барган этносәяси процесслар күзлегеннән карала. Монография авторы фикеренчә, татар-монгол дәүләтенең «синкретик империя мәдәнияте» һәм яңа «этник йөзе» формалашуда бай шәһәрләре – югары дәрәҗәдә үсеш алган икътисади һәм мәдәни үзәкләре булган Идел буе болгарлары, хуҗалык тормышы түбән дәрәҗәдәге җир эшкәртү һәм кәсепчелеккә нигезләнгән угро-фин кабиләләре, Дәште Кыпчакның күчмә терлекчеләре, шулай ук яшәеш эзләре Алтын Урданың барлык шәһәрләрендә табылган православ русларның бер өлеше актив катнашкан.
Бәяләмә авторы Ю.А.Зеленеевның Алтын Урда археологиясе өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирә һәм әлеге монографиянең хәзер Идел буенда яшәүче халыкларның этник нигезе формалашуга һәм әлеге процесста Җүчи дәүләтенең роленә бәйле актуаль мәсьәләләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүен ассызыклый.
Төп төшенчәләр: Алтын Урда, Түбән Идел буе шәһәрләре һәм күчмә дала, Урта Идел буе утрак халкы, мәдәниятләрнең үзара тәэсире, этномәдәни процесслар.