«Tatarica» журналы укучыларын, авторлар һәм нәшер итүчеләрне кайнар сәламлим!
Чит илләрдә йөргәндә яки чит ил кешеләре белән аралашканда, миңа еш кына фәннән, сәясәттән һәм зур эшмәкәрлектән ерак торган кешеләрнең ике гади соравына җавап бирергә туры килә. «Татарлар кемнәр алар?» яисә: «Татарлар кайларда яши?» дип сорыйлар алар. Икенче сорауга бик рәхәтләнеп, «Татарлар һәркайда яши!» дип җавап бирәм. Беренче сорауга исә җавап һәрвакыт төрлечә яңгырый.
Көнчыгыш Европаның иң борынгы дәүләтләренең берсенә – Идел буе Болгарына нигез салган ата-бабаларыбыз турында әйтеп үтәргә мөмкин. Яисә иң элек борынгы гасырлардан бирле осталарыбызның горурлыгы булган бизәкле күн читекләр турында сөйләргә була. Кемгәдер «татарлар» белән «татар-монгол явы»ның бер үк нәрсә булмавын төшендерергә туры килә. Татарларның сан ягыннан Россиядә икенче урынны алып торуы һәркемне диярлек гаҗәпләндерә, ә фин, Литва татарлары турында ишетүчеләр бөтенләй аз.
Дөрес, дөньяда безнең тарихыбыз, мәдәниятебез белән кызыксынучылар һәм татарларның бүгенге тормышыннан хәбәрдар кешеләр күп. Фәнни эшчәнлеген бу мәсьәләләрне өйрәнүгә багышлаучылар да байтак. Шулай да хәзерге көндә татарлар турында фәнни материаллар шактый таркау хәлдә.
Җир шарында һәркем дә фәнни басмалар белән кызыксынмый, әмма кирәкле объектив мәгълүмат, нәкъ менә шул басмаларда тупланып, халыкка тарала. «Tatarica» дип аталган яңа журналда урын алган мәкаләләр, һичшиксез, мәдәният тарихына үз өлешен керткән һәм бүген дә, заман белән бергә атлаучы бөтен бер халык турында фәнни базаны тулыландыруга һәм яңартуга ярдәм итәчәк.
Кешелек тормышында фән гаять мөһим роль уйный. Хәзерге чорны хаклы рәвештә «фән гасыры» дип атарга мөмкин. Дөньякүләм фән үсешенә төрле ил һәм халык вәкилләре үз өлешен кертә. Бу исемлектә күренекле татар галимнәре, академиклар Pенат Акчурин, Камил Вәлиев, Роберт Нигъмәтуллин, Ренад һәм Роальд Сәгъдиевләр, Рәшид һәм Шамил Сүнәевләр, Марат Йосыпов һәм башкаларның лаеклы урыннары бар. Аларның һәркайсы – татар халкының горурлыгы һәм иң күренекле вәкилләре.
Татар галимнәре арасында халкыбызның тормышын һәм эшчәнлеген, аның телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен, мәгарифен өйрәнүче шәхесләр аерым урын били. Алар татар фәненең абруен арттырып кына калмыйлар, Россиянең башка төбәкләрендә һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче хезмәттәшләре белән берлектә, гуманитар фәннәр үсешенә зур өлеш кертәләр.
Татар фәнни иҗтимагый-гуманитар фикер үсешенең хәзерге торышы дөньядагы барлык интеллектуаль көчнең бергә туплауын таләп итә. Халыкара «Tatarica» фәнни журналы әлеге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә төрле ил галимнәренең гыйльми егәрен ныгытуга юнәлтелгән. Безнең максатыбыз – Россия һәм чит ил галимнәренең татар халкы теле, әдәбияты, тарихы, фольклоры, фәлсәфи һәм дини фикере, мәгарифе һәм мәдәнияте, сәнгате өлкәләрендәге эшчәнлекләренең иң яхшы нәтиҗәләрен яктырткан дөньякүләм стандартларга җавап бирә торган вакытлы фәнни басма нәшер итү. Журнал җиде төп бүлектән тора: «Тел», «Әдәбият», «Тарих һәм җәмгыять», «Мәдәният, шәхес һәм мәгариф», «Personalia», «Рецензияләр һәм күзәтүләр» һәм «Төрки дөнья вакыйгалары». Бу юнәлешләрдә алып барылган тикшеренүләрнең нәтиҗәсен чагылдырган үзенчәлекле мәкаләләр, монографияләргә һәм диссертацион эзләнүләргә рецензияләр һәм күзәтүләр, шулай ук күренекле татар галимнәре, татарика проблемасын өйрәнүгә зур өлеш керткән башка галимнәр турында биобиблиографик материаллар һәм төрки дөнья фәнни вакыйгалары хакында кыскача мәгълүматлар урын алачак.
Сез беренче санын кулыгызга алган «Tatarica» журналы фәнни көчне берләштергән иң нәтиҗәле үзәкләрнең берсе булырга тиеш. Басмада дөньяның барлык төбәкләрендә яшәүче татарлар, һәм башка гыйлем ияләренең журналның максат-бурычларына муафыйк мәкаләләре дөнья күрәчәк. Журналның төп теле – дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелек теле булган инглиз теле, шул ук вакытта барлык язмаларның татар һәм рус телләрендә аннотацияләре тәкъдим ителә; татар яисә рус телләрендә язылган мәкаләләр параллель рәвештә инглиз телендә дә бирелә. Безнең фикеребезчә, бу Россия галимнәренә дөньякүләм фәнни мәйданда тизрәк һәм нәтиҗәлерәк урын алырга, чит илләрдә яшәүче татар галимнәре белән бергәләп яңа үрләр яуларга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка һәм Казан федераль университеты ректоры И.Г.Гафуровка «Tatarica» журналын халыкара форматта нәшер итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Шулай ук журналның барлык редакция һәм консультатив советлары әгъзаларына, аның хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм, журналның булачак авторларына исә яңа фәнни һәм иҗади уңышлар телим!
Баш мөхәррир
Р.Р.Җамалетдинов