Əлфия Рухулла кызы Мотыйгуллина,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
alfiya311065@mail.ru.
Д.Г.Галлəмованың «Керим Решидов (Джаманаклы): имя в Отечественной истории. Крым – Казань – Елабуга» китабы күренекле кырым татар галиме, педагогы, язучысының (1905-1965) тəрҗемəи хəлен монографик планда өйрəнүнең беренче тəҗрибəсе булып тора. Кəрим Рəшидов татар дөньясында Җаманаклы тəхəллүсе белəн танылу ала. Китап өч бүлектəн тора. Беренче бүлектə Кырым һəм Татарстан арасындагы мəдəни, фəнни бəйлəнешлəр тарихыннан кызыклы материаллар тупланса, икенчесендə галимнең публицистикасы системага салып бирелə, ə өченче бүлектə Җаманаклы тормышының Алабуга чорына ачыклык кертə торган материаллар урын ала. Китап сыйфатлы иллюстрациялəргə бай һəм югары полиграфик эшлəнеше белəн аерылып тора.
Төп төшенчəлəр: Кəрим Рəшидов (Җаманаклы), татар əдəбияты тарихы, тəрҗемəи хəл, Кырым, Татарстан, əдəбият белеме.