Aнна Владимировна Дыбо,
РФА Тел белеме институты,
125009, Россия, Мәскәү ш., З. Кисловский ур. 1,
adybo@mail.ru
Мәкаләдә бабатөрки һәм гомумтөрки чорларда төрки телләргә һәм төрки телләрдән башка телләргә кергән алынмаларны өйрәнү нәтиҗәләребез китерелә. Алынмаларны төркемләүдә аларның төрки телләрнең төрле этник төркемнәрендә кулланылуы һәм борынгы истәлекләрдә теркәлүе нигез итеп алына. Мондый төр тикшеренүләр бабатөрки реконструкцияләрне торгызуга кагылышлы мәсьәләләргә өстәмәләр, төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә.
Төп төшенчәләр: бабатөрки чор, гомумтөрки чор, реконструкцияләү, алынмалар.