Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-601 төркем студентлары «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залындагы «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дуска хатлар» исемле күргәзмәдә булып кайттылар.
«Бу күргәзмәдә әдәбият, сәнгать бер дөнья булып яши. Биредә татар халкының җанын ача торган рәсемнәр, скульптуралар урнашкан. Шулар аркылы без татарның рухи дөньясы белән танышабыз. Ияләр образы ислам диненә кадәр булган тәңречелек чорына карый. Берничә тема берләшә: Равил Фәйзуллин белән Әхсән Фәтхетдинов хат алыша, әлеге хатлар күргәзмә композициясенең структурасын барлыкка китерә, диде – КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова
Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» — «Обереги-хранители» сериясеннән торган күргәзмә (1989 — 1999) өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган. Монда ияләр образы һәм Тукай темасы берләшә, чөнки рәссам мифларның әдәбиятта ничек „яшәгәнен“ күрсәтә һәм үзенең Тукай мифын тудыра. Моннан тыш, фаҗига комплексына кергән репрессия темасын ача торган рәсемнәр дә җыелган.
“Сугыш темасын рәссам милли күзлектән ачарга омтыла. Ат, ияләр образлары кулланыла. Совет чорына карый торган „Баганалар“ залында „коллектив“ дигән хезмәтне ошаттым. Ул индустриализация символында башкарылган, ягъни көрәкләр образында бирелә. Әхсән Фәтхетдинов XX йөзне фаҗигале гасыр буларак күрсәтә. Амбар ияләре урнашкан кереш зал „3-D“ форматында эшләнгән, игътибарны җәлеп итә», — диде галимә.
Әхсән Фәтхетдинов Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста буларак керә, шулай ук аның эшләре монументаль-декоратив сәнгатькә дә, республиканың төрле жанрларына да зур өлеш кертә (хәзерге һәм тарихи темаларда ясалган картиналар, портретлар, натюрморт). Күргәзмә Әхсән Фәтхетдиновның тууына 80 ел тулуга багышланган (1939-2012).
Аның оригиналь орнаменталь, сынлы системасында төрки фольклорның төрле чыганакларыннан алынган мотивлар, шәрык әдәбияты, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Равил Фәйзуллин шигърияте үрелә.
Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 4 курс студенты