Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык”, - дигән Муса Җәлил. Быел бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтте. Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә дә бөек шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган “Җырга әйләнгән исем” дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Барлык халыкларның сөекле улы булган Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Кичәне үзәкнең методисты, татар теле укытучысы Нурия Салимовна алып барды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичәдә шулай ук Бишкек шәһәрендәге “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәйдәровна Үлмәскулова да катнашты.