Бүген Казан федераль университеты үзенең туган көнен бәйрәм итә. Университетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән даими үтүче эшлекле киңәшмә бүген алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшыру тантанасы белән башланып китте.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективы билингваль һәм цифралы белем бирү кафедрасы профессоры Салехова Ләйлә Леонард кызын Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен, Константин Ушинский исемендәге медал алуы белән һәм татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Галиуллина Гөлшат Рәисовнаны «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелү белән тәбрик итә.
Салехова Ләйлә Леонардовна - педагогика фәннәре докторы, М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, «Филология һәм Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» магистрлык программасы җитәкчесе, «Телсез вузда чит телләрне укыту өлкәсендә заманча тикшеренүләр» журналының Редакция советы әгъзасы һ. б.
Галиуллина Гөлшат Рәисовна - филология фәннәре докторы, Татар теле, социолингвистика, лингвистика өлкәсендә белгеч, «TATARICA» журналының хезмәткәре, «Филология һәм мәдәният, Philology and Culture» журналының редколлегия әгъзасы.
Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!