«Ана теле» онлайн—мәктәбендә уздырыла торган дәресләр вакытлыча туктатылган. Моның өчен кайгырырга кирәкме? Бүген 26 меңгә якын кулланучысы булган электрон ресурсның киләчәге бармы? КФУда әлеге вазгыятьне Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешүнең вакыты чыгуга бәйләп аңлаталар. Моңа кадәр дә дәресләрнең туктатылып торганы булган икән.
Билгеле булганча, әлеге проект 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Моңа кадәр электрон ресурска елына бары 10 меңгә якын кеше генә теркәлә алса, хәзер мондый чикләүләр юк. Бүген онлайн—мәктәптә шөгыльләнүчеләрнең 1 меңнән артыгы чит илләрдән булса, 25 меңнән артыгы – Россия төбәкләреннән, шул исәптән, 6 меңгә якыны – Татарстан вәкилләре. Укучыларның 70 проценты – башлап өйрәнүчеләр, ә югарырак дәрәҗәдәгеләрнең саны 15 процентка җитә. Соңгы вакытта төрле оешма җитәкчеләре дә, хезмәткәрләрен татарчага өйрәтер өчен, әлеге мәктәпкә яздыра башлаган. Алар арасында «Ак Барс» банкы, «Казан вертолет заводы»,«Таттелеком», «Газпромтрансгаз Казан»акционерлык җәмгыятьләре һәм башкалар бар.
«Җанлы аралашу» дәресләре кем өчен?
Татар телен өйрәнергә теләүче һәр кеше онлайн-мәктәпкә үзе теләгән вакытта, хәтта төнлә дә кереп укый ала. Моның өчен һәрбер дәрәҗәдә төрле темалар буенча махсус дәресләр, аларның һәрберсендә күптөрле биремнәр урнаштырылган, моннан тыш, укучылар грамматик, язу һәм әйтелеш лабораторияләреннән, онлайн-тәрҗемәчедән дә файдалана ала, ягъни барысы да булдырылган. Анда төрле яшьтәге кешеләр:укучылардан алып пенсионерларга кадәр белем ала. Шул ук вакытта татарча аралашу мохите булмаганнар өчен «җанлы аралашу» дәресләре дә үткәрелә. Берничә ел элек газета хәбәрчесенең дә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары үткәрә торган «җанлы аралашу» дәресләренең ничек узуын күзәткәне булды. Аралашу дәресләренә керү ирекле. Кайберәүләр вакыт җитмәү, психологик киртәләр туу сәбәпле, дәресләргә кермәскә дә мөмкин. Испаниядән Бернард Монот, Мәскәүдән Олег Мелентьев, Мордовиядән Гөлнара Якупованың һәм башкаларның рәхәтләнеп татарча сөйләшүе истә калган.
Аралашу дәресләре, кеше эштән кайткач, кичке сәгать 7 дән 9 га кадәр уздырыла. Мөгаллимнәр көнгә 8 дәрес үткәрә. Шул исәптән, бу дәресләрнең саны елга 2 меңгә җитә. КФУныңонлайн-мәктәбе үзәгендә барлыгы 18 кеше эшләсә, 15 укытучы билгеле бер тәртиптә дәресләр бирә. Мөгаллимә кем белән сөйләшәчәген дә, кулланучылар санын да алдан белми. Бер дәрестә 6 кеше катнаша ала, аннан артыгы керә алмый. Шулай итеп, дәрестә 4–5 кеше дә укырга, кайчак берәү дә кермәскә мөмкин. 45 минутка сузылган дәрестә укытучы башта теманы аңлата, укучыларның сорауларына җавап бирә, аларны үзара аралаштыра. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр, темадан читләшеп, Татарстан турында да кызыксынырга мөмкин. Кайберләре ачылып китеп, үз тормышын да сөйләп бирә. Дәрестән соң мөгаллимә 15 минут эчендә татарча өйрәнүчеләргә теләкләрен, тәкъдимнәрен язып калдыра. Тик билге куелмый.
Яңа килешү көтәләр
«Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге җитәкчесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова белдергәнчә, 2 ноябрьдә «җанлы аралашу»дәресләрен үткәрү буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән КФУ арасында төзелгәнкилешүнең вакыты чыккан.
– Бәлкем, бу пандемиягә дә бәйледер. Без министрлыкка яңа килешү төзүне сорап хат яздык, әлегә җавап алмадык. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр, үтенечләрен белдереп, социаль челтәрләрдә дә язалар. Яңа килешү декабрь –гыйнвар айларында булыр дип өметләнәбез, – ди Кадрия Фәтхуллова. – Әлеге дәресләр туктатылуга карамастан, укучылар татар телен өйрәнүне дәвам иттерәләр, алга таба баралар. «Җанлы аралашу» дәресләре – мәктәпнең бер өлеше генә ул. Бу дәресләргә теләгән кеше генә керә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: юрист, табиб, энергетик, программист, инженер, музыкант һәм башка белгечләр, шулай ук пенсионерлар да бар. Әйтик, Канададан менеджер Николай Заруев, Мәскәүдән тарихчы Динара Мәрданова, Алтайдан өендә бала тәрбияләүче Альбина Казанцева, Красноярскидан логист Александр Алкин, Киевтан хисапчы Юрий Кошмак, Казаннан табиб Артур Пашеев һәм башкаларны атарга була. Мәктәп укучылары арасында Пермьнән Роксана Ястребова, Сызраньнан Әмира Ибраһимова, Ижаудан Алия Галиуллина да бар. Быел онлайн-мәктәптә Казахстан, Кыргызстан, Япония, Төркия, Германия вәкилләре бик актив шөгыльләнә. Онлайн-мәктәптә элек укыган кешеләр дә, аралашыр өчен, сөйләм дәресләренә махсус керә. Кемдер татарчаны – бер, кемдер ике ел эчендә өйрәнергә мөмкин. Чикләр куелмаган.
Нигә татарлар укымый?
Татарстанда яшәп тә, татарча белмәгән татарлар шактый. Онлайн-мәктәп – бер караганда, телне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек бит.
– Моны мин милли үзаңга бәйләп аңлатыр идем. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, яшь барган саен, милли үзаң уяна, диләр. Ни өчен Испаниядә, Казахстанда яки башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең татарча өйрәнү теләге бар, гәрчә анда аралашу өчен мөмкинлек булмаса да?Мәскәү, Тверь, Иваново, Красноярскидаяшәүчеләр рус мохитендә яши, балалары, оныклары рус мәктәпләренә йөри. Шуңа да карамастан, аларда татарча өйрәнү теләге көчле. Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый. Дәреслекләр бар, КФУ ел саен халык өчен түләүсез татар теле курслары уздыра. Быел пандемия булу сәбәпле генә күчерелде, – ди Кадрия Сөнгатовна. – Безгә берләшергә, мәгълүматны кешеләргә җиткерергәкирәк. Без үз көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз.
Беренче елларда онлайн-мәктәптә татар теле укытучыларын мәҗбүри рәвештә теркәгәннәр иде. Карагыз әле, балаларны заманча укытырганинди методик ысуллар, заманча технологияләр бар, янәсе! Әмма телне көчләп өйрәтеп, куелган максатларга ирешеп булмый. Тел белүгә, татар телендә аралашуга ихтыяҗ кирәк. Әгәр син аны беләсең икән, эшкә урнашу, социальләшү өченмөмкинлекләрең дә күбрәк булачак.
Заман үзгәреп тора, әмма онлайн—мәктәпнең контенты яңартылмый, мобиль версиясе юк. Аны үзгәртергә, камилләштерергә кирәкме?
– Әлбәттә, аны үзгәртеп була, ләкин бу эшләр өстәмә финанс чыгымнары таләп итә, – диде онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе.
Сәрия Мифтахова
Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов