«Ана теле» онлайн-мәктәбен Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Проект җитәкчесе Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова белән туган телебезне өйрәнүчеләр, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар турында сөйләштек. Бу юлы очрашу интернет киңлекләрендә түгел, ә күзгә-күз очрашып булды, шуңа күрә Кадрия ханымның проект хакында әңгәмә корганда, күзләрендә горурлану катыш канәгатьлек чагылуына үзем шаһит.
Татар теле белән кызыксынучы ватандашларның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнгән «Ана теле»ндә бүгенге көнгә 25 мең кеше теркәлгән. Быел укучыларның саны шулай арту аерым оешмаларда очрашулар үткәрү һәм хезмәткәрләрне теркәү белән аңлатыла. Алар арасында «АК БАРС» банкы, «Казан вертолет заводы», «Таттелеком», «Газпром трансгаз Казан» һәм башка эре оешмалар бар. Әлеге мәктәп аша республикада яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдәге төрле милләт, төрле һөнәр вәкилләре дә Тукай теле нигезләре белән таныша. Мәсәлән, япон егете Юта Хисиамо кебекләрнең тел өйрәнү теләге белгечлеге белән бәйле, шулай ук укучылар арасында юристлар, хисапчылар, менеджерлар, логистлар, программистлар да бар икән – алар яңа тел аша үзләре өчен тагын бер мәдәният ача. Берничәсе белән якыннанрак танышыйк. «Онлайн мәктәп укучылары арасында шактый кызыклы шәхесләр бар, – ди Кадрия Сөнгать кызы. – Мәсәлән, Испаниянең Валенсия шәһәрендә яшәүче Бернард Монот. Гомер буе Франциянең тышкы эшләр министрлыгында эшләгән әлеге әфәнде барлыгы унбер тел белә. Лаеклы ялга чыккач, тагын бер төрки тел өйрәнергә тели».
Теләгән табар ди бит. Моңа кадәр инде төрек телен үзләштергән Бернард интернет челтәрендә татар телен өйрәтә торган онлайн-мәктәпкә тап була. Берничә елда туплаган белемнәрен эшкә җигеп, ике төрки телне чагыштырып, бераздан ул хәтта сүзлекчәләр дә төзи башлый, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларына татар телендә хатлар язып тора икән.
Иваново шәһәрендә яшәүче Елена Зимина да әлеге онлайн-мәктәпкә интернет киңлекләрендә юлыга. Телне өйрәнгәннән соң, ул, Казан белән танышу өчен, башкалабызга килә, университетка кагылып, җанлы аралашу дәресләре алып баручы укытучылары белән очраша.
«Әти-әнием – татарлар. Алар Казаннан. Кызганычка каршы, әти татарча сөйләшмәде, – дип башлый үз хатын Красноярскида яшәүче Александр Алкин. – Ә әни һәм аның әти-әниләре туган телдә бик яхшы сөйләштеләр. Без һәр җәйне Казанда уздырдык. Тел белми идем, әмма һәрвакыт аны өйрәнергә теләдем. 2018 елның ноябреннән мин татар телен өйрәнә башладым. Башта Литвинов, аннары Сафиуллина дәреслекләре ярдәмендә.
Табарга тырыштым сайтлар. «Әйдә онлайн»ны таптым. Бик яхшы сайт. Мин Красноярск диаспорасына мөрәҗәгать иттем. Анда «Ана теле» онлайн-мәктәбен киңәш иттеләр. Хәзер мин гаиләмдә бераз татарча сөйләшә башладым. Милли бәйрәмнәргә йөри башладык. «Ана теле» сайтында миңа укытучылар белән аралашу ошый. Мондыйны беркайда да таба алмадым. Шулай ук тыңлап аңлау, грамматик күнегүләр. Мин үз уңышларымны күрә башладым. Мин бу сайтка бик сокланам. Рәхмәт, аны эшләүчеләргә һәм укытучыларга хезмәтләре өчен. Минем ике кызым бар. Алар белән мин аз гына татарча сөйләшә башладым. Кайбер сүзләрне яхшы ук аңлыйлар инде» (аның җавабын редакцияләмичә бирү дөрес булыр дип таптым).
Оффлайн мәктәпләрдән аермалы буларак, «Ана теле»ндә ашыктыру, программа артыннан куу юк. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче һәр кеше телне, үз вакытыннан, үз мөмкинлегеннән чыгып, ирекле рәвештә өйрәнә. Дәресләр тулысынча бушлай. «Кемдер 1 ел эчендә ярты курсны гына үтә, икенче елга да дәвам итә. Проектта теркәлгәненә өч ел тулган Бернард, программаны тулысынча тәмамласа да, җанлы аралашу дәресләрен ярата. Телне онытмас өчен, укытучыларыбыз белән даими рәвештә аралашып тора ул», – ди, фикеремне куәтләп, Кадрия Сөнгать кызы.
Онлайн-мәктәпнең төп максаты – татар телен шәхесара һәм мәдәнията ра аралашу чарасы буларак өйрәтү, тел өйрәнүчеләрнең сөйләм осталыгын үстерү. Мәктәптә теркәлгән һәр кеше көндәлек тормышта аңлашу-аралашу күнекмәләренә ия була, шулай ук татар дөньясы турында кызыклы мәгълүмат ала. Программа 9 дәрәҗәдән тора, аларның һәркайсы, үз чиратында, 8 бүлектән (темадан) гыйбарәт. Димәк, татар телен башлап өйрәнүче барлыгы 72 бүлекне үтеп чыгарга тиеш. «Танышу», «Төсләр һәм саннар», «Гаиләм», «Һава торышы» кебек темалардан соң «Сәламәтлек», «Эш эзләү» кебек катлаулырак темалар өйрәнелә. Соңгы дәрәҗәдә исә тел өйрәнүләр татар дөньясы, Татарстан казанышлары белән таныша. https://anatele.ef.com адресы буенча теркәлгән һәркемгә 288 видеосюжет, 1 меңнән артык күнегү, 10 меңнән артык аудиофайл, 6 меңгә якын фотосурәт урнаштырылган мәгълүмат базасы ачыла. Болар барысы да татар телен өйрәнүне җайлы итүдә үз ролен башкара.
Шуңа өстәп, фонетика, грамматика лабораторияләре дә материалны уңышлы үзләштерүдә әһәмиятле өлеш булып тора. Шул рәвешле, тәкъдим ителгән программаны онлайн үзләштергән укучы да оффлайнда – чынбарлыкта телне куллана, аның ярдәмендә актив аралашуга ирешә ала. Һәр дәрәҗә ахырында бирелгән тестлар укучыларга үзләштергән белемнәрен һәм коммуникатив күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Сынауны уңышлы узучылар сертификатка ия булалар. «Тест 50 сораудан тора. Грамматика, лексика, уку, тыңлап аңлау буенча биремнәр. Аны үткәннән соң, ул үзенең шәхси кабинетында сертификат бастырып ала. Юридик хокукка ия түгел, әмма укучыларга җиңүен раслый торган документ булып тора ул.
Бүгенге көндә дистант уку чорында да әлеге мәктәп үзенең кирәклеген исбатлады», – ди Кадрия Сөнгать кызы.
Шулай да мәктәпнең төп казанышы дип җанлы аралашу дәресләрен атый әңгәмәдәшем. Алар кичке вакытта төрле дәрәҗәләр буенча үткәрелә. Компьютер аша тел өйрәнүче укучылар ял көннәреннән тыш көн саен мондый дәрескә керә ала. Аерым онлайн бүлмәдәге дүрт-биш кеше укытучы белән 45 минут дәвамында турыдан-туры аралаша: башкаларны тыңлый, үз сөйләмен төрле күнекмәләр аша баетырга омтыла. «Проектның нәкъ менә шул ягы бик тә мөһим, кыйммәтле, уңышлы. Укучыларыбыз шундый дәресләрне аеруча үз итә, – ди ул. – «Без аралашудагы киртәне җимерә алмыйбыз.
Аңламабыз, комачауларбыз, бераз тагын өйрәним әле», – диючеләр дә очрый. Тик бу – ялгыш фикер. Беренче дәрестә өйрәнә башлаганнан соң ук, дәрескә керергә һәм аралашырга кирәк. Һәркем тигез, беркем беркемне тәнкыйтьләми, син хаталы сөйләшәсең дип ачуланмый. Чөнки «Ана теле» – ул мәктәп, ә белем йорты өйрәтергә, күнекмәләр бирергә тиеш. Укытучыларыбызның һәрберсе ягымлы, итагатьле, бик зур тәҗрибәгә ия. Махсус тренинглар үткән укытучылар. Дәрестә аралашу татар телендә барса да, аңлап җиткермәүчеләр өчен мөгаллимнәребез рус һәм инглиз телләрен дә «эшкә җигә». Компьютер аша өйрәнү – бер әйбер, чөнки укучы аның аша күнегүләр эшли, аудиоматериаллар тыңлый. Ләкин алар барысы да яздырылган форматта. Ә җанлы аралашу спонтан рәвештә – дәрескә кергәч тә «исәнмесез» дип башлана. Тел өйрәнүче кеше өчен татарча җөмлә, реплика әйтүе, диалог төзү мөһим. Дәрестә 6 дан артык кеше була алмый. Укытучы алар белән үзе аралаша, үзара аралаштыра. Хәтта кайчак тема дан читкә тайпылып та, тормыш хәлләре турында да сөйләшә башлыйлар. Менә шундый чын, җанлы аралашу вакытында һәркем үзенең ни дәрәҗәдә сөйләшә алганын тикшерә ала.
Иң мөһиме – мохит дибез. Чыннан да, татар гаиләләрендә туып үскән булуларына карамастан, үзара туган телдә аралашмаганга күрә, татар сөйләмен ишетү, үзләре сөйләшеп карау бик кызыклы һәм мөһим. Бу җәһәттән Уфада яшәүче философия фәннәре кандидаты, доцент Марина Десяткина фикерләре игътибарга лаек:
«Ана теле» онлайн-мәктәбе минем өчен дөньяны яңа яссылыкта ачарга мөмкинлек бирә торган алтын ачкыч булып тора. Укый башлаганнан соң кичергән беренче тәэсирләремне «һәрчак синең белән булган бәйрәм» дип атар идем: кызыклы аудио- һәм видео-диалоглар, «сөйли торган» сүзлек, күптөрле күнегүләр, тәкъдимнәр һәм грамматика нигезләрен аңлату.
Авторларның зур уңышы – аудиториянең телне төрле дәрәҗәдә белүен истә тоту.
Уфада «Ана теле»н күпләр белә һәм, тел өйрәнгәндә, КФУ галимнәренең тәкъдимнәре берсүзсез кабул ителә».
Авторларга һәр кулланучының фикере кызык. «Кайберәүләр билгеле бер дәрәҗәне үткәч, татарча ипилек-тозлык өйрәндем, хәзер аралаша алам ди. Икенчеләре безнең мәктәптә уку белән беррәттән дәреслекләр, үзөйрәткечләр аша шөгыльләнә башлый. Кемнәрдер хәтта әдәби әсәр укырга күчәләр. Бигрәк тә Ә.Еники хикәяләре, Татарстан китап нәшрияты сайтында урын алган аудиокитаплар зур кызыксыну уята. Бер кат безнең системаны үткәннән соң, яңа чыганаклар ачу, башка әсбаплардан файдалану кызык тоела аларга. Үзара хатларны да татарча алышабыз», – дип өсти Кадрия Сөнгать кызы.
Шунысы да игътибарга лаек: Россиядә башка бер генә милли телнең дә шундый эчтәлекле онлайн-мәктәбе юк. Шул уңайдан проект турында презентация уздырган һәр илдә, төбәктә «Ана теле» зур кызыксыну таба. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Кадрия Фәтхуллова хезмәттәше белән Американың Индиана университеты Тюркология үзәге галимнәре белән очрашуга барып кайткан. Анда Татарстан вәкилләре төрки телләрне өйрәнүче галимнәр һәм студентлар алдында татар телен укыту методикасы турында сөйләгәннәр, мастер-класслар, дәресләр үткәргәннәр. «Җыелган утызлап кешене беренче дәрестә үк танышуга-сөйләшүгә тарттык. Шунда ук турыдан-туры Казандагы укытучылар белән аралашу оештырдык. Презентация генә түгел, эшли торган проект икәнлегенә үз күзләре белән күреп ышандылар, – ди, горурланып, җитәкче. – Димәк, система эшли, гади кешеләргә хезмәт итә. Безнең өчен шунысы мөһим».
КФУның «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәгендә 18 кеше эшли. Дәресләр расписаниесен төзү, аларны үткәрү, укучылар белән кире бәйләнеш булдыру, конференцияләрдә аның эшчәнлеген яктырту – һәркемнең үз вазифасы бар. Бу мәктәп узган ел Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы игълан иткән «Төп сүз» бәйгесендә «Иң яхшы мультимедиа проекты» номинациясендә җиңү яулады. Киләчәктә дә «Ана теле» турында тагын да күбрәк кеше белсен, ана телебезнең матурлыгын башкалар да күрсен, аны өйрәнсен дигән теләктә калабыз.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
Ландыш НӘСЫЙХОВА
«Мәгариф - татар теле» журналы
http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2020/09/MTT-new_sentyabr-1-1.pdf