Соңгы тапкыр башыңда кайчан тәртип урнаштырдың, дустым? Киштәләрендәге ничек туры килсә, шулай яткан китапларны алып тузаннарын соңгы кат кайчан сөрттең дә, матур тышлы, әмма укый башласаң, төссез, кызыксыз, шыксызларын кайчан соңгы кат кызганмыйча чыгарып аттың? Бүгенге кызу яшәү темпында яшәүчеләр, ягъни вакытлары бик кысан булганнарга бу хезмәтне башкарырга бүтәннәр ярдәм итә ала. Заманасы шул бит: ”эш тә кырмый, тик тә тормаучылар”га бер дә аптырарга кирәкми, өеңне килеп җыештыралар, акчаң гына чыдасын. Ә башны? Башны кем чистартыр да, тузан кунган сырларын кем ышкып юар? Кызганыч, әлеге мәсьәлә ниндидер “кәгазь кисәге” белән генә тулысынча хәл ителми. Университетта белем алуны гына алыйк, мәсәлән. Бирдең акчаңны, укыдың. “Җыештырдылармы ”башыңны? Булган китапларын рәтләп тезеп, яннарына яңа “матур тышлы” рәсемлеләрен китереп куштылармы? Мин бу күренешне өйне җыештырырга иренеп, идәннең күренеп торган өлешләрен генә сөртеп, карават, диван асларын юарга иренгән килен хезмәте белән чагыштырыр идем. Вакыт үтте, эш өстән-өстән булса да, башкарылды, тик аннан сиңа-миңа ни файда?!
Сәгатен бишьеллык "белемең"белән чагыштырмаслык әңгәмәләр бар. Урынын һәм кешесен таба белсәң, билгеле. Минем очракта, аны эзләп йөрергә туры килмәде. Язмыш дигәне үзе артымнан төртеп ул кешенең алдына китереп утыртты. Шулай килеп утырып, күзләремне күтәреп карасам: каршымда Г.Тукай премиясе лауреты, күпсанлы тарихи китап, мәкаләләр авторы, бүгенге көндә “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррир вазыйфасын башкаручы – Вахит абый Имамов иде. “Абый” дим, чөнки әлеге кеше сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы белән нәкъ авыл абыйларын хәтерләтте. Башында нинди тишек бар, барысыннан чыгарга торган акылы булган, интеллигент саналган шәхескә үз-үзен болай тоту бик килешеп тә бетмидер, бәлки, тик ни өчендер аның үз-үзен шулай тәкъдим итүе минем аңарга булган ышанычымны арттырды гына. “Мин бүгенге көндә Татарстанда иң акыллы кешеләрнең берсе”, дип дәвам итте ул сүзен. Акыллы кеше “мин акыллы!”, дип бик сирәк очракларда гына акырып йөрсә дә, алдаламый бит, чурту-матыр! “Татар халкы шыы-ыы-ыр надан! Тагын кайсы халыкның кырык процент баласын башка милләт вәкилләренә “биргәнен” күргәнегез бар?!” Моны ишетү рәхәт түгел, име? Тик, дөресе шул булгач, ник качырырга моны.
Газета мөхәррире буларак, Вахит Имамов болай диде: “Әгәр татарның үзаңы нуль дәрәҗәсендә икән, мин аның барып эченә тибүдән генә язылучылар саны артмаячак. Шулай да, бүген һәр татарны тууга ук бишегендә кыйнарга кирәк. Халкыңны, милләтеңне сатма, дип кыйнарга кирәк”.
Кайбер кешеләр турында “сүзе – китап”, диләр. Вахит абыйның әнә шул “китабы”ннан кайбер юлларны сезгә дә тәкъдим итәм.
“Үз үлемең белән үлмәссең син” диючеләр күп булды, ә мин курыкмыйм! Аталар икән, аталар, утыртсалар, утырталар, димәк язмышым шул” .
“Мин Татарстанда иң юләр мөхәррир, ник әле мин “өстән” куштылар дип, үзем чыгарган газетага теләсә нәрсә тутырыйм? Тәнкыйть язам, диләр, ул тәнкыйтеңне мисал белән бергә китереп йөзгә бәрмәгәч, аннан ни файда?!”
“Мәдәни җомга” газетасы буенча реферат язарга материал туплыйм дип барган мин фәкыйрегез ни өчен барганымны онытып, әлеге кешенең сөйләгән сүзләрен авызымны ачып тыңлап утырып һәм үземнең наданлыгыма үзем шаккатып кайтып киттем. Әле бу материалга кермәгән һәм кертергә ярамаган сүзләр, әле бер сәгать кысаларына гына сыймаган сүзләр күпме. Башларыбызны үзебез тәртипкә китерә белмәсәк, белә торганнарга китерттерик, җәмәгать! “Тузан сулап” яшәмик!