Тарихларга язар сүзем бар...
Күренекле археограф Р. Мәрдановның юбилеена багышлана.
Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә күренекле тарихчы, археограф, каллиграф Р.Ф. Мәрдановның 60 еллык юбилее уңаеннан күргәзмә ачылды.
Р.Ф. Мәрданов – үзенең гомерен татар халкы тарихын һәм аның язма мирасын өйрәнүгә багышлаган олпат галимебез. Аның эшчәнлеге Казан университеты белән һәрвакыт янәшә үрелеп бара. Университетны тәмамлагач (1985-1990), ул татар тарихы кафедрасы составында булган археографик лабораториядә эшли, китапханәдә сакланучы гарәп язулы кулъязмаларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Татар филологиясе һәм тарихы, шулай ук социология и журналистика (2003-2007) факультетларында укыта.
1992 елдан башлап, Казан университеты һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең берләштерелгән археографик экспедицияләрен оештыручыларның берсе.
Р.Ф. Мәрданов Милли китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеген оештыру, аның фондларын туплау һәм өйрәнү өлкәсендә үзеннән искиткеч зур өлеш керткән шәхес.
Бүгенге көндә автор, төзүче буларак, галимнең 80 нән артык китабы билгеле. Шулар арасында XX йөз башы татар матбугаты буенча хезмәтләр, библиографик күрсәткечләр, Ш. Мәрҗани, Г. Әхмәрев, Ф. Кәрими, Г. Гобәйдуллин, Х. Фәезханов кебек танылган шәхесләребезнең эшчәнлеген колачлаган җыентыклар («Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясе), Балтач, Мамадыш, Әтнә төбәгенең ташъязма истәлекләрен тасвирлаучы китаплар урын алган.
Р.Ф. Мәрданов – «Татар археографиясе» сериясенә нигез салучы һәм бүгенге көнгә кадәр әлеге сериядә барлыгы 32 китап дөнья күрде. Археографның кулъязма мирасыбызны өйрәнү, аны фәнни әйләнешкә кертү, халыкка җиткерү юнәлешендә керткән өлеше биниһая зур һәм ихтирамга лаек.
Күргәзмәдә Р.Ф. Мәрдановның фәнни хезмәтләре, археографик эшчәнлегенә кагылышлы сурәтләр урын алды. Алар белән Фәнни китапханәнең тарихи бинасында 10 нчы уку залында танышырга мөмкин. Рәхим итегез!
В читальном зале №10 в историческом здании библиотеки открылась выставка, посвященная шестидесятилетнему юбилею известного историка, археографа, каллиграфа Р.Ф. Марданова.
Он посвятил свою жизнь изучению истории татарского народа и его культурного наследия. Его деятельность на протяжении многих лет связана с нашей Alma mater. После окончания Казанского университета, Р.Ф. Марданов работал в археографической лаборатории в составе кафедры истории татарского народа, занимался изучением арабографических источников. Вел преподавательскую деятельность в факультете татарской филологии и истории, а также социологии и журналистики. Начиная с 1992 года являлся одним из организаторов Археографических экспедиций Национальной библиотеки РТ совместно с Казанским университетом.
Он внес огромный вклад в создание Отдела рукописей и редких книг в Национальной библиотеке РТ, а также в формирование и изучение фондов.
Автор больше 80 книг, многочисленных статей и монографий. В результате его исследований созданы труды серии «Шәхесләребез» фонда «Җыен», появились указатели периодических изданий «Шура», «Аль-ислах», «Татарская периодическая печать начала XX века: Библиографический указатель» и т.д. Р.Ф. Марданов является создателем серии «Татар археографиясе», благодаря которому издано 32 книги. Он один из редких ученых, кто активно занимается изучением рукописного наследия и введением его в научный оборот.
В экспозиции нашли место научные труды Р.Ф. Марданова и фотоматериалы, относящиеся к его археографической деятельности.
Добро пожаловать на выставку!