2018 елның 7 июнендә Фахруллин Равил һәм Рожина Эльвира Россия Президенты грантының җиңүче таныклыкларына ия булдылар. Әлеге грант яшь галимнәргә фәнни тикшеренү эшләрендә ярдәм итү ниятеннән бирелә. Бүләкләү тантанасы Казанда, «Научное приборостроение — современное состояние и перспективы развития» исеме астында узучы II бөтенроссия фәнни-практик конференция кысаларында уздырылды.
Грант алучыларны бүләкләү тантанасында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов һәм башка рәсми кешеләр дә катнашты.