Проект җитәкчесе - Фахруллина Гөлнур Илдар кызы
18-34-00778 мол_а РФФИ ПРОЕКТЫ
Проектның беренче этабы кысаларында ирекле тереклек итүче микроскопик Caenorhabditis elegans суалчаннары белән карамайны таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләренең “хуҗа-микрофлора” системасындагы үзара бәйләнеше өйрәнелде. Alcanivorax borkumensis бактерияләренең суалчаннарның үсеше һәм үрчүенә тәэсире - буынара (4 буын суалчан өчен) йогынтысы өйрәнелде. C. elegans суалчаннарын тукландыру өчен A. borkumensis бактерияләренең (бердәнбер ризык чыганагы булган очракта) оптималь күләме билгеләнде. Бактерия күзәнәкләре, нематодаларның эчке әгъзалары морфологиясен өйрәнү, A. borkumensis бактерияләренең суалчан организмында бүленеше һәм тупланышы.
1 рәсем. A. borkumensis бактерияләренең морфологиясен чагылдыручы микросурәтләр: a) бактерияләрнең Грам буенча буялган оптик сурәте; b) караңгы кыр сурәте; c) PeakForceTapping режимындагы атом-көч микросурәте.
Һемотаксисны бәяләү ысулы ярдәмендә A. borkumensis диңгез бактерияләренең C. elegans суалчаннары өчен репеллент булмаулары ачыкланды. Колония барлыкка китерүче берәмлекләрне санау ысулы белән суалчан эчәклекләренең колонизацияләнү дәрәҗәсе билгеләнде. Нематода эчәклегенең үткәрүчәнлеге һәм барьер эшчәнлеге бәяләнде. Исән калуны тикшерү нәтиҗәсендә A. borkumensis бактерияләре белән тукланган суалчаннарның, E. coli бактерияләре белән тукланган суалчаннар белән чагыштырганда, гомер озынлыгы артуы күзәтелде. A. borkumensis бактерияләренең суалчаннарда липофусцин тупланышына тәэсир итмәве, шулай ук оксидлаштыручы һәм җылылык киеренкелегенә җавап итеп тискәре дә, уңай да эффектлар китереп чыгармавы ачыкланды. Карамайны таркатучы A. borkumensis бактерияләре бердәнбер ризык чыганагы буларак C. elegans суалчаннары тарафыннан нәтиҗәле рәвештә үзләштерелә, суалчаннарның физиологиясенә агулы тәэсир ясамый. Әлеге нәтиҗәләр карамай белән пычранган системаларны биологик чистарту ысулларының нәтиҗәлеген арттыруда нигез булып торалар.
2 рәсем. 72 сәгать дәвамында E. coli һәм A. borkumensis бактерияләре белән үрчетелгән суалчан эчәклекләренең һистологик кисемнәре. Уклар белән A. borkumensis бактерияләренең тупланышы күрсәтелгән.