Уйда яшәү
Тәрәз каршысына басам да мин,
Кулларымны каш өстенә куям.
Йөрмим чыгып. Аннан кемгә файда?!
Яшим уйда. Аннан кемгә зыян?!
Яшибездер инде барыбыз да,
Башкалардан гамәл өмет итеп,
Убылганда җире милләтемнең
Соңгы өметләргә утлар төртеп.
Көрәшләрнең сүнгән утларыннан,
Әйдаманнар инде егылганнан,
Күңел боек безнең... Килде илгә
Көрәшчеләр кирәк түгел заман!
Тәрәз аша илгә багучының
Дөньясы да тәрәз киңлегендә...
Шул яшәүгә риза булдыңмыни,
Дип зәһәрле сорый йөрәк, син дә?!
А юк, димен, ырмавына сугам,
Тәрәзәнең зеңли пыяласы.
Бөтен халык тезен чүккәндә дә,
Текә тотып башны син каласы!
Үзгәрешләр көтеп читтә генә
Яшәүләрнең җаен алма, шагыйрь!
Качма яулык асларына, ханым!
Көрәш мәйданында бул син яугир.
Кистән тотып, палач килгәндә дә,
Башыңны дип шунда син саласы,
Шигъри сүзең белән ыргыласы,
Соң минутка тикле син янасы!
Язмышның сынавы
Тормышны тукталыр дип һичкем уйламый
Сөюең чәчәкләр һәр таңда сузганда.
Көннәрнең болытын күзләрең күрмәсә,
Ул болыт тамчысы туңдырмый кунганда.
Бәхетнең сулышы җил кебек искәндә,
Онтыла язмышның сынаулы еллары.
Сынаулы сәгате, сынаулы көннәре,
Җаныңның ялгыз кош кебек зар елавы.
Һәм шуңа үртәлгән язмышлар ала үч:
Җаныңны күкләргә ашырган җыр тына,
Тынганда өзә ул кылларын кырыкка
Һәм хәсрәт хәбәре ирешә йортыңа.
Күкләрне яндыра синең бу китүең,
Болытлар ярыла аларның аһыннан.
Ә күкләр – бөекләр тәхете булган гел,
Ул ала синдәйне аларның янына.
Җаныңның язмышлар өчен юк бәясе
Шул көндә ачыла кешеләр каршында.
Яшәгән икәнсең каләмең очыннан
Мәрҗәннәр, хикмәтләр, бәхетләр тамсынга.
Яшәгән икәнсең дусларың кайгысын,
Кешенең хәсрәтен читкәрәк чигереп.
Күкләрдән күренә барсы да яхшырак,
Китсәң дә хәтта син Җирдән йөз чөереп.
Мәңгелек бакчасы – җидедер капкасы,
Җидедер баскычы – җидедер ачкычы.
Син җиде гамәлнең бул кылган хуҗасы,
Шуларга таянып аларны атлыйсы.
Бу гомер кыскадыр яшәгән һәр җанга,
Вакытлар кәрваны син китеп өзелмәс,
Яманнан яздырган сүзләрең калганда,
Йөзләрнең гомере сиңа тиң күренмәс.
Мин
Карандашның очланасы башы бит мин,
Каләмнәрнең кара имеп язар очы.
Алыгыз да төртегез кәгазь битенә,
Эчтә – җаны – тыпырчынган шигырь кошы.
Бу дөньяның һәр кирәге була алам,–
Кемнәргә тиң минем җаным, нәрсәдән ким?!
Кем алса да кулларына, шагыйрь булыр,
Карандашның, язам, дигән башы бит мин.
Биетегез, керфегегез йомылганчы,
Уйнатыгыз күзләрегез каршысында –
Энҗе кебек вак-вак эзләр салып үтәм –
Мине язу карасына манчыгыз да.
Маныгыз ман минем нәфис каләмемне,
Минем нәзек сапларымнан тотыгыз, тот!
Язылмаган күпме сөю сүзләре бар,–
Кәгазьләрдә яныйм утлы шигырь булып.
Карандашның очланырга тиеш башын,
Каләмнәрнең кара имеп язар очын
Алыгыз да кәгазьләрдә биетегез –
Бөтереләм, аякларым егылганчы.
Язгы тамчы, ап-ак карлар бул, дисезме?! –
Биеп тамам, биеп очам, биеп яшим.
Елыйм биеп, көләм биеп – Каләмнәрнең,
Карандашның биеп сынар очы бит мин.
Киләчәк белән сөйләшү
Һавадан көн эреп юкка чыкты,
Йолдыз белән йолдыз кушылды.
Кулга каләм алдым – шагыйрь ләса!
Кем, шигырь яз, диеп пышылдый?
Ни хакында языйм? Киләчәккә
Нинди теләк минем бик кирәк?
Үстерерләр кайсы фикеремне
Милләт бишегендә үчтиләп?
Гел көрәшеп узган гомеремнең
Кай өлеше сезгә бик кызык?
Миннән бик тә ерак бер йолдызны
Икенчесе үпте сузылып.
Сез дә ерак миннән. Сез туасы
Көннең күзгә төшми яктысы.
Оныкларның оныкларыдыр сез...
Сезгә күчкән минем кай төшем?
Кыпчак кавемемнең яңагымы,
Текә маңгаемның аңымы?
Чарланган тел мәллә гасыр буе?
Яшим, дигән татар җанымы?
Зур күземме, чәчем карасымы
Бүләк булып барган ул көнгә?
Япа-ялгыз әнә ниләр уйлыйм
Йолдыз йолдыз сөяр бу төндә.
Һавадан көн эреп юкка чыкты,
Керфек белән керфек кушылмый.
Кем соң әле килер гасырлардан
Сүзеңне әйт, диеп пышылдый?
Әни җылысы
Казанда көз. Әле ямьсез көннәр,
Әле кире кайта нурлысы.
Ямьсезендә җанга җитми сыман
Әни сүзләренең җылысы.
Җитми сыман йөзгә яшәү төсе
Бирер өчен пешкән шулпасы.
Перчаткада бармак күшеккәндә
Килә әнкәң кулын тотасы.
Кочагына кереп җылынасы,
Көз салкыны сине сындырса,–
Алай итәр иде, болай, дисең,
Яннарыңда әгәр ул булса.
Мич түрендә пешкән ипие дә
Дәва булыр кебек, чирләсәң.
Әнкәң кисәткәне искә төшә,
Башларыңа шапка кимәсәң.
Тыңламадым, менә туңдым тагын,
Санга сукмый аның әйткәнен.
Орышмыйча, киңәш-табыш итеп,
Биргән сиңа тормыш мәктәбен.
Олы күреп сине яраткан ул,
Сабый санап сине юаткан.
Юл чатына кадәр озаткан да,
Гел күзәтеп торган ерактан.
Казанда көз. Әле суык килә,
Я әйләнеп кайта җылылар.
Һәрбер көздә ата сынаулары
Һәм аналар биргән җылы бар.
Таң калдым
Кара кебек иде синең элек күзең,
Мин таң калдым: күк төсендә икән ләса!
Ә күкләр тик биек очар җаннар өчен!
Күзләреңдә очам, мине тартып алса!
Сеңдералса, сурәтемне сеңдералса,
Күзләреңнең хуҗасына әйләнермен:
Миннән башка кошларга бу күзләреңдә
Урын бирмә, дип гел сиңа бәйләнермен.
Курка-курка гына сиңа баккангамы,
Карадыр күк иде синең күзең элек.
Аларга мин бөтенләй бит карамаган!
Менә хәзер гашыйк булдым, төсен күреп!
Дулкынланган алмаларын күк димәсәм,
Тиңләрмен мин болыттагы ай-кояшка!
Синең күзләр ябыналар керфекләрен,
Ә ай-кояш зәңгәрләнә качкан чакта.
Күзләреңә мине тәмам гашыйк иттең,
Бер узалсам, мин аларга булам ия!
Күкләр бары – горур, батыр җаннар өчен,
Синең күзләр бары миңа тиң күк тия.
Хушлашабыз
Хушлашабыз.
Кочаргамы Сезне?
Кочмаскамы әллә бөтенләй?!
Шундый сорау туды – гаҗәептер,
Көтмәгәндә мине үптең дә.
Кеше күрмәгәндә,
Сизмәгәндә
Җил күк кенә үтте иренең
Күзләр аша...
Җанга тәрәз бит ул,
Үткән алар урнын бик белеп.
Кочаргамы Сезне?
Хәлсез чагым.
Шушы кочу дару булмасмы?
Ә кочмасам?..
Үпкәләгән кебек
Синнән китеп бару булмасмы?
Хушлашабыз.
Шофер көтеп тора.
Дуслар көтә.
Бар да – кунаклар.
Алар инде кочып өлгергәннәр...
Беренчесен түгел бу якта.
Минем дә бар иде монда булган.
Игътибарсыз гына хушлашкан.
Сез башканы үбеп озатканга,
Кинә белән
Китеп барган идем ул чакта.
Хушлашабыз.
Якын дуслар кебек.
Бер карасаң,
Булганы юк шуңа шарт-сәбәп.
Җил күк кенә үтте иреннәрең,
Төртмә керфекләрне үртәләп.
Хушлашабыз.
Сезне кочаргамы?
Үбәргәме әле җавапка?
Автобуслар арты белән баскан.
Үбә алмам...
Шофер карап тора бу якка.