22 нче сентябрьдә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 4 нче курс студентлары Татарстан республикасының тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән традицион очрашуда катнашты.
Студентлар Татарстанның атказанган укытучысы, Р. Фәхреддин исемендәге премия лауреаты Гыймадиева Наҗия Сәлах кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы, дәреслек авторы Мусаяпова Нәсимә Хәйбулловна, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Хаҗиева Миләүшә Муллыевнаның яңа методикалар һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын таратуны, мәгариф системасына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүне, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре турындагы чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар.
Хөснетдинова Хәмзия Хәмбәл кызы (33 нче мәктәп) “Сәлам” дәреслеге буенча мастер-класс, Шәйхетдинова Зөлфия Әдһәм кызы (14 нче татар гимназиясе) “Мәгънә + мәгънә” дигән темага мастер-класс күрсәттеләр. Студентлар әлеге традицион очрашуларда беренче ел укыткан яшь укытучыларның эш тәҗрибәсе белән дә танышырга теләкләре барлыгын белдерделәр.