Япон егете Юто Хисияма Токионың чит телләр университетында студентларга татар телен өйрәтә башлаган. Хәтерләсәгез, ул 2014 елда татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-при яулап, КФУда белем алу мөмкинлегенә ия булган иде. Аның Япониядә татар телен өйрәтә башлавына бик сөендек. Әлеге яңалык ана телебез турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. Японга кирәк, татарга ник кирәкми?
Юто – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә өйрәнүче беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Ул япон, татар, төрек, башкорт, инглиз телләрендә аралаша. Чуаш һәм рус телләрен бераз белә. Күптән түгел мари телен үзләштерә башлаган. Татар телен йөрәге кушканга өйрәнгән.
– 2011 елда август аенда интернетта «Аерылмагыз» дигән җыр тыңладым. Субтитр латинча язылгач, аны укырга авыр булмады. Татар теле төрекчәгә охшаган. Аны бераз чамалый идем. Менә шуннан соң татарча өйрәнү теләге туды. Татарчаны сүзлек, интернет аша, ягъни өйдән чыкмыйча өйрәндем. Казанда татар телен яхшылап өйрәнеп, Япониядә татарча өйрәтергә хыялланам, – дигән иде Юто газета хәбәрчесенә, Гран-при яулагач.
Бу хыялын тормышка ашыру өчен Ютога алты ел кирәк булган. Ул КФУда ике ел магистратурада төрки телләр буенча белем алган. Белемен камилләштерергә «Ана теле» онлайн мәктәбе дә ярдәм иткән.
– Япониядә татар теле укытучысы булдым, хыялым тормышка ашты. Әле 2 октябрьдән генә укыта башладым, – дип сөенә Юто. – «Дөнья телләренә кереш: татар теле» дигән курс фәнни җитәкчем Синдзиро Кадзаманың тырышлыгы белән ачылды. Уку йортында төрле телләр өйрәтелә. Университет җитәкчелеге моңа уңай карый. Үзем әле укыйм, докторлык диссертациясен якларга әзерләнәм. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлегә онлайн укытырга туры килә. Курс япон телендә оештырыла. Төркемдә татарлар юк. Һәркем йөри торган дәрес түгел бу, безнең университеттагы студентларга гына йөрергә рөхсәт ителә. Барлыгы 20ләп студентка белем бирәм. Аларны татар теле һәм татар дөньясы белән таныштырырга телим. Бер дәрес 90 минут дәвам итә.
Японнарга татар теле ни өчен кирәк соң? Соңгы елларда андагы яшьләр татар теле белән актив кызыксына. Алар арасында татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән Мидзуки Сакурама, Чихиро Тагучи, шулай ук татар теленә мөкиббән киткән Масая Сешимо, Казуки Аояма да бар. 2019 елда татар теленнән халыкара олимпиадада Икуми Һиде катнашты.
– Кирәк булганга түгел, кызыксынганга укыйлар. Татар теле белән генә түгел, татар дөньясы белән кызыксынучылар да бар. Япониядә алар аз түгелдер дип уйлыйм. Моны Твиттердан да белеп була. «Татар теле ни өчен кирәк?» дигән сорау биргәнне яратмыйм. Татарча белмәгән татарларны әрләп, телне белмәү оят, дип кенә проблема хәл ителми. Нигә туган телне белмәүчеләр арта? Шул сорауга җавап табарга кирәк. Иң мөһиме – шуны ачыклау һәм телне саклау өчен кирәкле чараларны күрү. Татарларның татарча сөйләшүе күңелемә сары май булып ята, – ди Юто.
Татар теле белән кызыксынучылар күпме?
– Чит илләрдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә татар телен өйрәнә икән, димәк, алар телне дөнья күләмендә таныта дигән сүз. Бу мәдәни һәм телләр арасындагы багланышларны киңәйтүгә китерә, – ди КФУда «Ана теле» онлайн мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова. – Шунысы сөенечле: моңа кадәр төрле сәбәпләр аркасында татар телен өйрәнергә мөмкинлеге булмаган, гаиләдә беркайчан да туган телендә сөйләшмәгәннәрнең оныклары кызыксына. Бу – бик күңелле күренеш. Красноярскида яшәүче Александр Алкин, Канадада гомер итүче Николай Заруев һәм башкаларны әйтергә була. Аларның нәселләрендә татарлар булган. Алар үз балаларына татар телен өйрәтергә хыяллана. «Ана теле» онлайн мәктәбендә моңа кадәр елына 10 мең кеше теркәлсә, 2020 елда бу сан 30 меңгә җитте. Төрле оешмаларның үз хезмәткәрләрен теркәве, аларга татар телен өйрәнергә мөмкинлек тудыруы хисабына бу. Алар арасында «Ак Барс» банк, Казан вертолет заводы, «Таттелеком», «Газпром трансгаз Казан» акционерлык җәмгыятьләре бар. Онлайн мәктәпне якыннан белмичә, бер файдасы юк дип тәнкыйтьләүче татар зыялыларына исем китә минем. Шушы еллар эчендә без бик күп кешеләргә файда китердек дип саныйм. Меңләгән кеше арасыннан йөзе генә булса да татар телен өйрәнгән, татар дөньясы белән танышкан икән, бу инде – нәтиҗә дигән сүз. Табиб бер кешенең гомерен саклап калса да, аңа рәхмәтле булалар, без күпме кешегә рухи ярдәм күрсәтәбез. Тырышкан, теләге булганнар өчен өйрәнә алмаслык нәрсә юк.
Фикер:
Николай Заруев, Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшәүче:
– Кайвакыт Иркутскида гомер итүче абыем белән бәхәсләшеп тә алабыз: «Исемең дә татар түгел, әтиебез дә татар түгел. Син ник татар теле өчен борчыласың? Нәрсә хәл итә аласың?» – дип әйтә ул миңа. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – дип җавап бирәм. Яшем 50гә җитеп килә. Яшь барган саен, вакытның да, көчнең дә чикле икәнен яхшырак аңлый башлыйсың. Ә эшлисе эшләр күп әле. Ике улыбыз бар. Кече улыбыз Федорга – 15 яшь, гитарада уйный, хоккей һәм биология белән кызыксына. Олысы Тимур исемле, аңа – 24 яшь. Ул татар телен өйрәнүемне хуплый, үзе дә өйрәнергә риза. Миңа калса, оныклар тууга әзер булырга кирәк. Алар «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай, диләр» юлларын миннән татарча ишетергә тиеш дип саныйм. Хәзер моны бик яхшы аңлыйм.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
Сәрия Мифтахова
«Ватаным Татарстан» газетасы