22 нче май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Американың Индиана штаты Уэст-Лафейетт шәһәрендә урнашкан Пердью иҗтимагый эзләнүләр университеты аспиранты Дженна Конклин белән очрашу булды. Хәзерге вакытта Дженна татар теленең аерым фонетик үзенчәлекләрен Европа телләре белән чагыштырып өйрәнә. Аның Казанга килүе дә шуның белән бәйле. Ул татар телендә сөйләшүчеләр белән аралашып, җанлы сөйләм үрнәкләрен яздырып, эксперимент уздыру өчен материаллар туплады.
Институтыбыз директоры Рәдиф Җамалетдинов белән очрашуда кунагыбыз татар телен өйрәнү өчен “Ана теле” онлайн-мәктәбендә укуы һәм әлеге проектның уңышлы яклары турында фикерләре белән уртаклашты. Татар телен үзләштерүдә уңышлар теләп, Югары мәктәп коллективы исеменнән Дженнага татар теле дәреслеге, татарча-русча-инглизчә сөйләүлек, татар һәм инглиз телләрендә басылып чыккан “Татар теленең этномәдәният сүзлеге” бүләк ителде. Дөньяның иң күренекле уку йортларыннан берсе булган Пердью университеты вәкиле белән очрашу студентлар һәм укытучыларыбызның күңелендә бары уңай хисләр генә калдырды. Киләчәктә дә аралашып, уртак эзләнүләр алып бару мөмкинлекләрен эзләүне максат итеп куеп аерылыштык. Очрашу кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
Чыганак: Гомуми тел белеме һәм тюркологиякафедрасы доценты М.Р.Саттарова