Милләтнең киләчәген кайгыртуны балалардан башларга кирәк. Ә бүгенге көндә тәэсир итүнең иң үтемле юлларның берсе – ул телевидение. Шуңа күрә, балалар өчен татар телендә аерым канал булдыру турында сүзләр күптән йөри. Ул нинди булырга тиеш, нәрсә күрсәтергә, балаларны ничек җәлеп итәргә – шул хакта 13 нче сентябрь көнне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөйләшү булды.
Әлегә очрашуга КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзарипов, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский, UNIVER TV проекты җитәкчесе Илдар Азат улы Кәримов , Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, «Гыйлем» проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин һ.б.лар.
Яңа канал балалар өчен тәүлек буена эшли торган кинотеатр итеп күзаллана. Җир шарының кайсы гына почмагында яшәмә – һәр кеше кереп карый алырлык булачак. Ата-аналар белән аралашу да каралачак. Бу турыда тулырак Леонид Толчинский ачыклык кертте: “Татар телендә сыйфатлы тапшырулар ясап, телгә карата кызыксыну булдырырга, балаларның белемнәрен арттырырга телибез. Мәдәни-агарту тапшыруларын да, белем эстәүне дә уен, хәрәкәт аша тәкъдим итеп була. Телне дә уен аша өйрәнү җиңелрәк бит. Тиз арада эчтәлекнең нинди буласын хәл итеп бетерәсе бар, ә канал үзе 2018 елда барлыкка килер, мөгаен”.
Кыскасы, әлеге проект сабый чактан алып 14 яшьтәге үсмерләргә тәгаенләнгән булачак. Бу – 100 процентлы татарча канал. Әлеге вакытта иң төп мәсьәлә – эчтәлекне, тапшыруларны уйлап чыгару. КФУ командасы әлеге проект тормышка ашырылыр дип уйлыйбыз.